“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты идарәсе әгъзалары Халыклар дуслыгы йортында агымдагы елда тәүге җыелышын үткәрде.
Утырышта узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, шулай ук оешманың төрле юнәлешләр буенча булдырылган комиссияләренең эшчәнлеге тикшерелде, алда торган мөһим чараларның берсе – “Ел нәтиҗәләре” дип исемләнгән һәм 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау белән бәйле конкурсның финалын үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе каралды.
Иҗтимагый оешма җитәкчесе Заһир Хәкимов, узган елдагы эшчәнлекне, оештырылган чараларны барлап, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның телебезне, бай мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү, популярлаштыру буенча иң актив эшләүче оешмаларның берсе булып калуын билгеләде. Шулай ук Заһир Әхсән улы Башкарма комитетның яңа әгъзалар сайлану белән яңа сулыш алуын, Уфадагы бүлекчәләрнең актив эшли башлавын билгеләде. Идарә әгъзалары да уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте һәм бүлекчәләрнең эшен көйләүдә, активлаштыруда зур тырышлык салган Зәлия Ахуновага рәхмәтләрен җиткерде.
Агымдагы елга да байтак чаралар билгеләнгән, Заһир Әхсән улы аларның кайберләренә аерым тукталып үтте. Шулар арасында “Башкортстан татарлары конгрессы”ның һәм “Кызыл таң” гәзите редакциясенең уртак проекты – “Ел нәтиҗәләре-2025” республика конкурсы аерым урын алып тора. Әлеге чара февраль аенда үткәреләчәк. Утырышта аңа әзерлек тикшерелде, аны оештыру буенча фикер алышу узды. Билгеле булуынча, конкурска барлыгы 120 заявка килгән. Тантаналы чарага кадәр комиссияләргә заявкаларны тикшереп, һәр номинация буенча җиңүчеләрне билгеләү бурычы куелды.
Заһир Әхсән улы үзенең чыгышында агымдагы елның Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен, шул уңайдан үзе җитәкчелек иткән оешманың да төп бурычын милләтара бердәмлекне ныгытуда, республика һәм илебезнең социаль-икътисади, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ярдәм итүдә күрүен ассызыклады. Агымдагы елны “Башкортстан татарлары конгрессы” тарафыннан Бердәмлек елы дип игълан итәргә тәкъдим итте һәм Бөтендөнья татар конгрессы һәм республикадагы башка татар иҗтимагый оешмалары белән берлектә эшләргә, аларның чараларында да актив катнашырга чакырды. “Без барыбыз да бер максат – телебезне, милләтебезне саклау өстендә эшлибез. Димәк, бердәм булырга тиешбез”, – диде ул.
Җыелыш җылы һәм эшлекле шартларда узды. Аның барышында идарә әгъзалары көн тәртибенә чыгарылган һәр мәсьәлә буенча җентекле фикер алышты, үз тәкъдимнәрен җиткерде, мөһим карарлар кабул итте.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.