Һәрбер җыелыш, үткәрелү урынына һәм анда катнашучыларга бәйле рәвештә, аерым бер үзенчәлеккә ия булса да, һәммәсендә мәдәният, мәгариф, тел мәсьәләләре күтәрелә, киләчәк буынга милли мирасны тапшыру юллары турында фикер алышына. Киров районында узган җыелышта катнашучылар да туган телебез – татар теленең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр, киләсе буыннарга аны җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме һәм бүгенге шартларда моның өчен нәрсәләр эшли алабыз, кебек сорауларга җавап эзләделәр, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мондый очрашуларның форматларын тәкъдим иттеләр.
Очрашуда күренекле шәхесләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре - Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылай депутаты, “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Нурия Хәлиуллина, шагыйрә, “Рәйхан” клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева, “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” мәдәният фонды рәисе Люция Камаева, “Татар морзалары мәҗлесе” оешмасыннан Венера Кудашева, “Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин чыгыш ясады. Шулай ук җыелышта шушы районда яшәүче Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов, җырчы, шагыйрь Салават Әхсәнов, композитор Вилдан Фәйзуллин, җырчылар Илдар Галинуров, Валерий Назаров, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Киров районында татар якшәмбе мәктәбе - “Шатлык” татар мәдәни-мәгариф үзәге дә эшләп килә. Яшь буында телебезгә, гореф-гадәтләребезгә кызыксыну арттыру уңаеннан зур эш башкарган Үзәктә 200дән артык бала шөгыльләнә. Шуларның 50гә якыны татар телен өйрәнсә, калганнары җыр, бию, кул эшләренә өйрәтүче бихисап түгәрәкләргә йөри. Болар хакында өстәмә белем бирү учреждениесе директоры вазыйфасын башкаручы Дилбәр Байгузина җентекле сөйләп үтте, киләчәккә эш планы белән таныштырды, яңа проектларны телгә алды.
Көн тәртибенә ярашлы, җыелышта “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Киров районы бүлекчәсе идарәсенең яңа составы һәм җитәкчесе сайланды. Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова тәкъдим иткән состав бертавыштан хупланды. Ә җитәкче дилбегәсе Данис Шәйбәковның кулларына тапшырылды. Бу җаваплы эштә аңа Вилдан Фәйзуллин һәм Фәүзия Мөхәммәтдинова ярдәм итәчәкләр.
Әлбәттә, мондый очрашулар эзсез калмый, алар татар халкының бердәмлеген ныгытуда, милли үзаңны үстерүдә зур роль уйнарга тиеш. Киров районында яшәүче милләттәшләребез дә киләчәктә мондый чараларның санын да, сыйфатын да арттырга, бу юнәлештә яңадан-яңа проектларны тормышка ашырырга әзер булуларын белдерделәр.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.