"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Аскын районында татар җәмәгатьчелеге милләттәшләрне бергә җыйган мөһим чара оештырды: Аскын үзәк китапханәсендә урындагы татар милли-мәдәни автономиясенең конференциясе узды. Әлеге чара районда яшәүче татар халкының милли үзенчәлеген саклау, тел һәм гореф-гадәтләрен үстерү юнәлешендә алып барылган эшләргә бәя бирү, яңа бурычлар билгеләү өчен әһәмиятле мәйданчык булды.
Конференциядә катнашучыларны һәм делегатларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева, район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Ирек Кадимов, “Районның урыслар соборы” рәисе Олег Балахонов җылы сәламләделәр. Иҗтимагый оешманың хисап чорындагы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина сөйләде.
“Бүген без Аскын районы татарларының урындагы милли-мәдәни автономиясе эшенә йомгак ясарга һәм якын киләчәккә планнар турында фикер алышырга җыелдык”, – диде Рима Нәбиуллина, конференцияне ачып.
Фикер алышуларда Арбаш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Зыятдинов, Кышлау-Елга авылы мәктәбе директоры Зимфира Суфиярова, Күнгәк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабитова, районның “Ышаныч” гәзите мөхәррире урынбасары Миләүшә Хөсәенова чыгышлар ясады.
Автономиянең актив әгъзаларына Рима Нәбиуллина нәтиҗәле хезмәтләре өчен район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары конференциядә автономиянең 10 кешедән торган яңа составы һәм яңа рәисе сайланды. Яңа составка Эльза Әхмәтгәрәева, Рима Нәбиуллина, Гөлфия Гобәйдуллина, Гөлназ Гыйльмиярова, Ризидә Галимова, Флүзә Гыйльмиярова, Фәнил Зыятдинов, Мөсәллия Фәтхуллина, Гөлшат Сабитова, Шәмгунә Зыятдинова керделәр. Татарларның урындагы милли-мәдәни автономиясен Эльза Әхмәтгәрәева җитәкли. Чарада шулай ук, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының алтынчы республика конференциясенә Эльза Әхмәтгәрәева, Фәнил Зыятдинов, Гөлшат Сабитова делегатлар итеп сайланды.
Чара Арбаш һәм Күнгәк авылы, шулай ук район Мәдәният сараеның “Ак калфак” татар халык вокаль-фольклор коллективы әгъзаларының концерт программасы белән тәмамланды.
Конференциядә туган телне һәм милли мәдәниятне саклау мәсьәләләре үзәк тема булып яңгырады. Бу юнәлештә райондагы аерым авылларның эш тәҗрибәсе игътибарга лаек.
Күнгәк авылында төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Авыл халкының төп өлешен татарлар тәшкил итә. Авыл китапханәсе һәм мәктәбе татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә актив эш алып бара. Биредә эшләүчеләр авыл һәм муниципалитет дәрәҗәсендә оештырылган төрле җыелышларда, семинарларда, бәйрәмнәрдә, конкурсларда, концертларда даими катнаша.
Китапханәдә үткәрелүче чаралар аша укучылар һәм авыл халкы татар халкының гореф-гадәтләре, риваятьләре белән таныша. Биредә авылның көнкүреш һәм мәдәни ядкарьләре җыела, календарь-йола бәйрәмнәре үткәрелә, шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты пропагандалана, күргәзмәләр оештырыла, альбомнар һәм тематик папкалар туплана.
Узган елда китапханәдә бик күп чара уздырылды. Алар арасыннан аерым игътибарга лаеклыларын билгеләп үтәсе килә.
21 февральдә билгеләнгән Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә “Туган телем – хәзинәм” әдәби бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Күнгәк урта мәктәбе укучылары катнашты, ә аларның чыгышларын авылыбызның иң актив китап укучылары бәяләде. Әлеге бәйге укучыларның телләрне саклау мәсьәләсенә игътибарын арттыруга, мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерүгә юнәлтелде.
26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә “Тукай – шигърият чишмәсе” дигән әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.
23 августта китапханәче тарафыннан язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан туры эфир форматында чара оештырылды. Анда әдипнең тормыш һәм иҗат юлының төп этаплары яктыртылды, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Монда тудык, монда үстек”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Безнең авыл кешеләре”, “Азат”, “Кеше бул” кебек популяр әсәрләре белән таныштырды. Шулай ук “Татар халкының сөекле улы – Туфан Миңнуллин” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре һәм иҗатына багышланган гәзит-журналлардан материаллар тәкъдим ителде.
Яшьләрнең ял вакытын оештыруның үзенчәлекле үрнәге буларак “Аулак өй” чарасы күрсәтелде. Чарага 8-11нче сыйныф укучылары чакырылды. Мәктәп сыйныфы борынгы татар өе итеп бизәлде. Укучылар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышты, җырлар башкарды, төрле уеннар уйнады. “Яулык яшерү”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Тәлинкәдәге тәңкәләрне табу” кебек уеннар аеруча кызыклы узды. Чараның төп максаты – укучыларны милли йолалар һәм бәйрәмнәр элементлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, дип юкка гына әйтмиләр бит!
Китапханә урындагы “Ядкарь” ансамбле белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Аларның чыгышы һәр чараның чын бизәге булып тора. Өченче ел рәттән китапханә каршында “Осталык серләре” дип аталган кул эшләре түгәрәге уңышлы эшләп килә. Биредә татар орнаменты белән мендәрләр, картиналар, калфаклар, түбәтәйләр, алъяпкычлар тегелә һәм чигелә.
Күнгәк мәктәбе татар мәдәниятенең барлык юнәлешләрен колачларга омтыла: әдәби укулардан алып – аш-су остаханәләренә кадәр, татар теле дәресләреннән – халык иҗаты күргәзмәләренә кадәр. Шуңа күрә “Милли кием көне”, “Милли ризык” флешмобы кебек чаралар биредә һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Узган ел “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан ителү сәбәпле, мәктәптә патриотик тәрбиягә һәм тарихи хәтерне саклауга багышланган күпсанлы чара уздырылды. Район күләмендә үткәрелгән Җиңү парадында Күнгәк мәктәбе беренче урынны яулады. Җиңү көне алдыннан укучылар авыл биләмәсе башлыгы белән берлектә “Сугыш чоры балаларын өйләрендә котлау” һәм СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларын тәбрикләү акцияләрен үткәрде.
Махсус хәрби операция зонасына әледән-әле гуманитар ярдәм җыеп җибәрелә. Бердәмлек һәм тырышлык нәтиҗәсендә хәрбиләргә тепловизорлар, төнлә күрү приборлары, метеостанцияләр, “Мавик” коптеры, дизель генераторы, инструментлар, дарулар, төзелеш материаллары җибәрелде. 120 маскировка челтәре үрелде, 1300 окоп шәме ясалды. Бу эшләр – күнгәклеләрнең Җиңүгә керткән тоемлы өлеше.
Өлкән буын вәкилләренең шушы эшләрдә актив катнашуы аеруча соклану уята. Мәсәлән, 90 яшендә дә тормыш сөючән булып кала белүче Тәрҗемә әбекәй Шәйморатова сугышчылар өчен 12 пар йон оекбаш бәйләп тапшырды, аның һәр күзәнәгенә күңел һәм кул җылысы, изге һәм саклагыч догасы салынды.
Нәкъ менә шундый кешеләр, шундый авыллар һәм шундый уртак тырышлык – татар халкының рухи көче, бердәмлеге һәм киләчәккә ышанычы сагында тора.