+1 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
16 февраль , 08:30

Бозда "Туган як" яңгырады

"Ледниковый период" тапшыруында 18 яшьлек фигуралы шуучы Софья Акатьева һәм актер Артур Каспранов бозда татар бәйрәме оештырдылар.

Бозда "Туган як" яңгырады
Бозда "Туган як" яңгырады
Алар шоу эфирында башкорт һәм татар мәдәнияте кадерле булган һәркемне горурланырга мәҗбүр иткән номерны күрсәтте. 14 февральдә Русия чемпионы Софья Акатьева һәм актер Артур Каспранов бозга Вәсилә Фәттахова башкаруында легендар «Туган як» хиты астында чыктылар.

Номер идеясен Каспранов уйлап тапкан. Эфирда ул алып баручы Алинә Заһитовага бу музыка белән бөтен илне таныштырырга күптән хыялланганын әйтте.

Чыгыштан соң Каспранов һәм Акатьева тагын бер күңелле сюрприз ясадылар — Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага һәм тамашаның тренерлар составына Башкортстаннан китерелгән чәк-чәк бүләк иттеләр.

Софья Акатьева 2017 елдан танылган тренер Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнә. Аның әнисе Уфадан татар кызы, шуңа күрә фигуралы шуу остасы өчен бу номер чыгыш кына түгел, ә гаилә традицияләренә хөрмәт тә.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас