-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
21 февраль , 15:39

Аһәңе еракларга таралган

Туган телебезнең тарихы ифрат бай. Моңа ачык дәлил - татар теле турында мәгълүм булган берничә кызыклы факт.

Аһәңе еракларга таралган
Аһәңе еракларга таралган

1.Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.

2. 1927 елга кадәр татар язуы гарәп графикасына нигезләнә, 1927 елдан 1939 елга кадәр латин графикасы нигезендә үсә, ә 1939 елдан хәзергә кадәр - кириллица графикасы кулланыла...

3. XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачау итми. Әйтик, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә булырга тиешле мәҗбүри әйбер саналган.

4. Нәфис гимнастика буенча Европаның беренче чемпионы булып, 1978 елда, татар кызы - Галимә Шөгерова кала.

5. 1612 елда немец шәһәре Лейпциг типографиясендә татар телендә беренче китап басылып чыга.

6. Бокс буенча Русиянең беренче чемпионы булып, 1915 елда, татар боксчысы - «Кара малай» кушаматлы Нурмөхәммәт Алимов кала.

7. Япониядә самурай кылычларын әлегә кадәр Tatara технологиясе буенча коелган корычтан эшлиләр; ул технологияне якынча VII гасырда кояш чыгышы иленә татарлар алып килгән була.

8. Тел белгечләре татар телен бик рациональ дип тапты. Мисал өчен, бер үк шрифт белән җыелган текст урыс телендә - 80 битне, инглиз телендә 70 битне алып торачак. Татар телендәге шул ук текстның күләме 64 бит булачак.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас