Мәдәният учагы җитәкчесе Вәсилә Хәбибрахманова, коллектив һәм авылның үзешчәннәре белән бергә һәрвакыт яңа идеяләр эзләп, мәгънәле һәм бай эчтәлекле чаралар белән халыкны мәдәни тормышка җәлеп итәргә тырыша. Аларның эшчәнлеге авыл биләмәсенең генә түгел, район тормышында да зур роль уйный, халыкка аралашу, ял итү мөмкинлеге бирә. “Русия халыклары бердәмлеге елы”на багышланган чираттагы чара моны тагын бер кабат исбат итте.
Халыкларыбызның дуслыгын, бердәмлеген һәм илебезнең бай мәдәни мирасын чагылдырган һәм “Дуслык күпере” дип аталган чара зур бәйрәмгә әверелде. Чарага, Иске Казанчы авылында яшәүчеләр, урындагы үзешчән коллективлардан тыш, Балтач, Тәтешле районнарыннан да күпсанлы кунаклар килде. Район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, Казанчы авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Илдар Денисламов, Балтач районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Дамир Хамматовның катнашуы да аңа әһәмият өстәде.
Бәйрәм программасын күрше районнардан килгән иҗади коллективларның чыгышлары бизәде. Балтач районының Магашлы-Алмантай авылының Лариса Кузьмина җитәкчелегендәге “Ужара” (“Таң”) мари халык ансамбле тамашачыларны үзенчәлекле җырлар һәм милли колорит белән сөендерде. Тәтешле районының Түбән Балтач авылыннан “Палэзь” (“Миләш”) удмурт халык хатын-кызлар вокал ансамбле (җитәкчесе – Ирина Шәйхлисламова) залда утыручыларга күңел кылларын тибрәтерлек моңнарын бүләк итте. Балтач районының Тушкыр авылы күпфункцияле мәдәният йорты каршында эшләп килүче һәм Гөлшат Ихсанова җитәкчелек иткән “Картаймас” фольклор ансамблен дә бик җылы кабул иттеләр. Иске Казанчы күпфункцияле авыл клубының “Яшьләр” һәм “Ихлас” коллективлары, бәйрәмнең чагу бизәге булып, осталыклары белән таң калдырды. Авылдагы байтак чараларның, шул исәптән әлеге бәйрәм кичәсенең, иганәчесе, оста гармунчы Илнур Хәбибрахмановның өздереп уйнавы беркемне дә битараф калдырмады.
Сәхнәдән татар, башкорт, урыс, мари, удмурт телләрендә җырлар яңгырады, халык биюләре башкарылды. Үзешчән артистларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде, ә залда җылылык, ихласлык һәм бердәмлек рухы белән сугарылган мохит тантана итте. Бу чара төрле милләт вәкилләренең районнар һәм мәдәниятләр арасындагы күпернең ныклы булуын ачык күрсәтте.
Кул эшләре күргәзмәсе кунакларда һәм авыл халкында зур кызыксыну уятты. Бәйләнгән киемнәр һәм уенчыклар, милли бизәнгечләр, чигү һәм мозаика техникасында эшләгән картиналар – болар барысы да, осталык һәм сабырлык билгесе булып, халык иҗатының байлыгын һәм төрлелеген чагылдырды.
Вәсилә Хәбибрахманованың башлангычы, эшенә иҗади карашы, осталыгы нәтиҗәсендә әлеге чара да югары дәрәҗәдә үтеп, кунакларның да, катнашучыларның да, тамашачыларның да күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Кунаклар да оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде, ә тамашачылар чарадан соң да таралышырга ашыкмады. Бу очрашу илебез өчен бүген аеруча мөһим булган мәдәни кыйммәтләр – дуслык, бердәмлек, һәр милләтнең мәдәниятенә ихтирам һәм хөрмәт символына әверелде.
Алия ГЫЙЛЬВАНОВА.
Аскын районы.