+1 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
27 февраль , 10:25

“Сез булганда, без бар!”

Редакциябездә “Кызыл таң” гәзитенең һәм “Тулпар” журналының 2025 елгы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды

“Сез булганда, без бар!”
“Сез булганда, без бар!”

Безнең журналистларның хезмәт сәгате бер калыпка гына салынмаган. Ул иртәнге алтыларда ук социаль челтәрләргә беренче пост куюдан башлана. Тугыздагы планеркада көн дәвамында эшләнәселәрне барлагач, һәркем үз юнәлешендә чараларга бара, аннан кайтып гәзиткә, сайтка яза, республика дәрәҗәсендәге мөһим вакыйгаларны яктырту, халыкка җиткерү эше төнге унберләргә кадәр дәвам итә. Шулай, кем әйтмешли, “тавык чүпләсә дә бетмәс” эшләрне бердәм булып, бергә тарта коллектив.

Шул арада бәйрәмнәре дә булып ала, анда инде күңел ял итеп, яшәргә, эшләргә илһам аласың. Шундый бәйрәмнәрнең берсе – ул гәзитнең туган көне, 1 март алдыннан узган елда “Кызыл таң” белән тыгыз элемтәдә торган иҗатчылар – лауреатлар, баш мөхәррир призына лаек булучылар, редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр белән очрашу. Алар безгә башкаладан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан да килә. Бу көнне күңелле очрашулар, дусларча гәпләшүләр белән редакция гөрләп тора. Быел да шулай булды.

– Без ел саен гәзитебезнең туган көне алдыннан бирегә иҗатташ дусларыбызны җыябыз, – дип башлады сүзен баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов, кунакларны сәламләп. – Гәзит-журналларыбызны онытмаганыгыз, язышып торганыгыз өчен зур рәхмәт! Сез булганда, без дә бар, тиражыбыз күбрәк булган саен, татар телле иҗат кешеләрен республика халкы күбрәк белә. Шуңа да без, сезнең белән берлектә, аны арттырырга, гәзитне кызыклырак итәргә тырышабыз. Моның өчен яңа рубрикалар да булдырабыз. Узган елда “Чәчләргә чал кертеп уза торган читен хәлләр баштан үттеләр” һәм “Үткәннәргә хатлар бармыйлар” дигән яңа рубрикаларны күтәреп алган Равил Насыйбуллин, Динә Морзакаева, Халисә Мөдәрисова, Халисә Мөхәммәдиева, Дилә Мөхәррәмова һәм башка иҗатташ дусларыбызга без чиксез рәхмәтле. Алар быел баш мөхәррир призына лаек булды.

Редакциянең Рәхмәт хатлары белән күбрәк матбугатка язылу кампаниясендә ярдәм кулы сузган дусларыбыз бүләкләнде. Алар арасында Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәкчесе Фәйруз Галиев, шул ук районның “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Әминев, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Благовар һәм Әлшәй районнарының мәгариф бүлеге начальниклары Зәбит Ишмәтов һәм Зилә Чупова, Гафури районының “Сатурн” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Руфина Рәхмәтуллина да бар. Руфина Мәсәбих кызы туган ягы – Кушнаренко районының Карача-Елга авылында яшәүче якташларына ел саен егермеләп данә “Кызыл таң” яздыра.

“Кызыл таң”, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Хөкүмәт Аппараты тарафыннан оештырылган матбугат чарасы буларак, Башкортстанда яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны үстерүгә хезмәт итә. Гәзитнең 2025 елгы лауреатлары арасында Башкортстанның халык шагыйре, “Акбузат” журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина да бар. Ул әлеге мәртәбәле исемгә махсус хәрби операция зонасыннан әзерләнгән мәкаләләр циклы өчен лаек булды.
Гәзит битләрендә даими дөнья күргән сатира-юмор сәхифәсе, “Күңел ярсу елга...”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар” рубрикаларында дөнья күргән язмалары өчен билгеле әдип Марат Кәбиров та безнең ел лауреаты булды. Аның кебек, иҗади дуслыгыбыз күп елларга сузылган авторларыбыз безгә аеруча кадерле. Алар арасында журналистика ветераны, элекке хезмәттәшебез Фәния Габидуллина, “Дөнья бу...” рубрикасында дөнья күргән, мәкаләләре белән укучыларыбызга яхшы таныш Әлфия Шәйхелисламова да бар. Лауреатлар арасында хезмәттәшләребез Резида Вәлитова һәм Зөһрә Исламова да булуы куанычлы. Без аларның барысын да “Кызыл таң”ның иң мәртәбәле бүләген алу белән ихлас тәбриклибез һәм иҗади уңышлар телибез!

Шулай итеп, былтыр башкарган эшләргә йомгак ясап, без агымдагы елдагы иҗат юлыннан алга барабыз. Күркәм гадәт буенча, быел да иҗади хезмәттәшлек, дустанә мөнәсәбәтләрне сакларбыз дип ышанабыз.

Резида ФӘРИТОВА.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас