“Антракт” 1989 елга кадәр дәвам итә, нәкъ шул чакта бер төркем фикердәшләр һәм татар театры дип янучылар “Нур” театрын һәвәскәр студия буларак тергезә. 1991 елда Башкорт АССР Министрлар Советы карары белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры оештырыла.
“Нур” театры репертуарының нигезен бүген милли классика, хәзерге татар һәм башкорт драматургиясе тәшкил итә. Театрның төп байлыгы – әлбәттә, аның артистлары. Иҗади уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен аларның күбесе мактаулы исемнәргә лаек булды. Үзенең актив гастроль эшчәнлеге, Халыкара, Бөтенрусия фестивальләрендә һәм форумнарында катнашуы белән театр Башкортстан Республикасыннан читтә дә киң танылу алды.
Бүген “Нур” 34нче иҗат сезонын үткәрә. Һәм, һәрвакыттагыча, аның мәдәни тормышы кайнап тора. Театр, тамашачысын үз бинасында спектакльләр белән сөендереп кенә калмыйча, гастроль эшчәнлеген дә киң җәелдерә.
Аерым алганда, театр 29 гыйнварда Мәскәүдә Мимика һәм Ишарәләр театрында гастрольдә булды. Мәскәү тамашачысына күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең классик “Галиябану” музыкаль комедиясе (режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин), Нәҗип Асанбаевның “Киң урамнар тар иде” комедиясе (режиссеры – Зиннур Сөләйманов) тәкъдим ителде.
Иң шатлыклы вакыйгалардан: танылган режиссер Айдар Җаббаров куйган Илдар Юзеевның “Тау” драмасы “Алтын битлек” XXXII Русия милли театр премиясе һәм Фестиваль-конкурсының номинантлары исемлегенә керде. Премия кысаларында
2 майда “Тау” спектакле Мәскәүдә Е. Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
27 гыйнвардан Уфа “Нур” татар дәүләт театрында беренче тапкыр режиссерлар лабораториясе эшләде. Аның темасы – “Яңа код: күпмилләтле Русия пьесалары”. “Русия халыклары бердәмлеге елы”на багышланган бу проектта урыс, татар, башкорт драматургиясе өстендә эш алып барылды. Анда билгеле классик әсәрләр, заманча яңгыраш алып, бүгенге көн “телендә” куелды.
19 февральдә йомгаклау этабының беренче өлеше узды, анда яшь режиссерлар Руслан Бельский, Альбина Миңнебаева, Илнур Ганиев, Эльмир Хәертдинов, Лидия Леонтьева куелышында
Г. Тукайның “Шүрәле”, А. Островскийның “Бирнәсез кыз” , А. Чеховның “Аю”, Э. Галиевның “Тирес”,
А. Сисәнбаевның “Безнең байлык” әсәрләре буенча эскизлар күрсәтелде. Ә инде проектта яшь режиссерлар белән беррәттән катнашкан танылган режиссерлар – Гүзәл Абушахманова һәм Римма Харисованың эшләрен бүген – 27 февральдә карап булачак.
14-19 апрельдә Казанда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының гастрольләре узачак. Камал театры сәхнәсендә “Нур” театры “Тау”, “Яшьлегең ишек шакыса”, “Киң урамнар тар иде”, “Туташ”, “Мәхәббәт элмәге”, “41нең көзендә”, “Җәяүле Мәхмүт” кебек иң матур спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
5 февральдә Казанда “Җәлил укулары” VIII Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты булып узды. Анда Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Вилдан Мисбахов, Лина Ганиева, Гөлназ Кашапова, Руслан Хисаметдинов, Муса Җәлилнең “Ышанма” шигыренә театрның хормейстеры, композитор Афәрим Акчурин иҗат иткән җырны башкарып, беренче урынны яуладылар. Шулай ук “Нур” балалар студиясендә тәрбияләнүче Самия Галиева (педагоглары –
А. Юлъякшина, Г. Мөхәммәдиева) “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Резида ВӘЛИТОВА.