Бүген Уфада «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе уза. Шул уңайдан оешма җитәкчесе урынбасары, "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның чыгышын тәкъдим итәбез.
"Безнең республикада басма матбугат 6 телдә нәшер ителә. Татар телендә - 32, шуларның дүртесе - республика күләмендә, берсе - шәһәр гәзите, 27 муниципаль районда нәшер ителүче басмалар. Шулай ук, “Юлдаш” радиосында татар редакциясе эшләп килә. Боларга һәрбер редакцияның электрон версиясе – сайтын, социаль челтәрләрдә “ВКонтакте”, “Однаклассники”дагы төркемнәрен, Телеграм һәм МАХтагы чатларын да өстәргә кирәк.
Бүген республиканың барлык татар мәгълүмат чаралары да илебезнең төрле электрон платформаларында үз урыннарын алган, укучыларын тапкан. Күрүебезчә, бүген республиканың татар телле дәүләт мәгълүмат чаралары заманнан артта калмый, дәүләт ярдәмендә заман таләпләренә яраклашып үсүен дәвам итә.
Әлеге мәгълүмат чаралары республикада яшәүче татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, төбәктәге милли сәясәт, мәдәният өлкәсендәге алдынгы үрнәкләр белән үз укучысын таныштыра. Димәк, республикадагы, Русиядәге генә түгел, ә бөтен дөньяда яшәүче милләттәшләребез, татар телен аңлаган башка халыклар белән коммуникацияне – элемтәне ныгыта.
Шулай ук, республикадагы татар иҗтимагый оешмалары үткәргән бер генә чара да татар телле киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртылмыйча калмый. Мондый эчтәлекле мәкаләләрне Башкортстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез бигрәк тә интернет-ресурслардан кызыксынып укый. Шушы гади генә мисал да республикадагы татар матбугатының илебезнең сәяси тормышында нинди мөһим урын алып торуы турында сөйли.
Мәгълүмат чараларында дөнья күргән бу мәкалә, теге яки бу районда үткән чараны яктыртып, читтәге төбәкләргә республикадагы милли сәясәтнең торышын да, халыкның активлыгын да, халкыбызның үз гореф-гадәтләреннән, мәдәниятеннән аерылмаганлыгын да күрсәтә. Шулай итеп, республиканың татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары Русиянең башка төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге этномәдәни тематика белән кызыксынучыларны да колачлый.
Бу очракта безнең киңкүләм мәгълүмат чаралары, ачык (публичная) дипломатия һәм этномәдәни брендинг инструменты функциясен үтәп, төбәк хакимиятенең милли сәясәтне уңышлы тормышка ашыруын төбәкнең административ-территориаль чикләреннән алып чыга.
Билгеле булуынча, 2026 елга Дәүләт җыелышы-Корылтайга республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Юллама белән чыгыш ясады. Юлламадагы бурычларның үзенчәлеге шунда: үзе әйтеп китүенчә, ул бары тик өч сүзгә сыйган: “Барысы да Җиңү өчен!” Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Димәк, республиканың сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният өлкәләре, гомумән, республикадагы барлык тармаклар, шул исәптән без дә – иҗтимагый оешмалар, СВОда илебез җиңеп чыгып, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Без бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмаячак. Республиканың татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары һәр көнне халыкларны берләштерү идеологиясе рухында чыга. «Барысы да җиңү өчен» девизы безнең өчен абстракт идеология түгел, ә конкрет әһәмияткә ия, җәмгыятьнең иҗтимагый бердәмлеген тәэмин итүгә булышлык итүче инструмент булып тора.
Шулай ук, журналистлар СВОда катнашучы якташларыбызга матди ярдәм күрсәтүгә дә үз өлешен кертә. Мәсәлән, шушы отчет чорында 2024 елның октябрендә Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда “Кызыл таң” гәзите редакциясе, Илеш районы хакимияте, Башкорт дәүләт аграр университеты Илеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырдык. Чарадан җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучы илешлеләргә ярдәмгә юнәлтелде. Шулай ук бу чарада “Нива” автомобиле, берничә мотоцикл, калай мичләр, тәгәрмәчле носилкалар, маскировка челтәрләре, киптерелгән җимешләр һ.б. әйберләр җыелды – алар барысы да махсус хәрби операциядәге егетләргә илтеп тапшырылды.
СВОдагы батыр яугирләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча да күп эшләр башкарабыз. Республикадан барган журналистлар төркемендә безнең хезмәткәрләр дә алгы сызыкта командировкада булып, яугирләр белән очрашып, материаллар әзерли. Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев, шундый махсус командировкада булып, гәзит битләрендә материаллар бастырды. Башкортстан геройларының исемен мәңгеләштерү буенча “Кызыл таң” һәм “Тулпар” басмалары редакцияләре зур эш башкарды. Республика Башлыгы Грантын отып, геройлар турында материаллар туплап, китап итеп бастырып чыгардык. Әлбәттә, бу эшләрне башкарып чыгарга безгә республиканың «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан филиалы зур ярдәм күрсәтте. Форсаттан файдаланып, Колсарина Гөлнур Галинуровнага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шулай итеп, республиканың татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең СВОда катнашкан якташ-яугирләргә рухи һәм кулдан килгәнчә матди ярдәм итүе - һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлекләренең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Агымдагы елда Башкортстанның татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары редакция эшчәнлеген ике төп тематик елга туры китереп оештыра: алар – илдәге “Русия халыклары бердәмлеге елы” һәм республиканың “Зур һәм тату гаилә елы”. Редакция материаллары милләтара татулыкны, телләрне һәм гореф-гадәтләрне, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклауга укучыларның игътибарын юнәлтә. Уртак бәйрәмнәр, этномәдәни һәм гаилә тарихлары турындагы сюжетлар, публицистик мәкаләләр аша татар телле киңкүләм мәгълүмат чаралары халыкларыбызның күптөрле һәм уртак кыйммәтләренең гармонияле ярашкан төбәге булган Башкортстан образын формалаштырачаклар.
Шулай итеп, республиканың татар телле мәгълүмат чаралары күпмилләтле ил һәм төбәк дәрәҗәсендә халыклар бердәмлеге, традицион гаилә идеяләрен саклау, пропагандалау һәм ныгыту коралы булып тора.
Әле мин үземнең чыгышымда татар телле киңкүләм мәгълүмат чараларыбызның берничә эшчәнлегенә ил, республика күләмендәге югарылыктан чыгып бәя бирергә тырыштым. Безнең эшчәнлек күпкырлы, журналистлар өчен эш сәгате, бәйрәм көннәре дигән төшенчәләр бөтенләй юк диярлек. Бу шулай булырга тиеш тә. Иҗат кешесе эш сәгатем бетте дип уйлаудан, иҗат итүдән туктый алмый. Ил буенча почта бүлекләренең кыскаруы, дөресрәге - ябылуы, безгә тагын бер җаваплы бурыч өстәде. Ул да булса, гәзит-журналларга язылуны оештыру. Матбугатка язылу чорында сезне дә безнең ярдәмчеләребез булырга чакырам. Әгәр дә мин, шушы трибунага чыгып, татар активистлары җыелган җыенда бу турыда әйтмәсәм, коллегалар мине гафу итмәс иде. Әйдәгез, республикада нәшер ителүче татар телле басмаларыбызга башта үзебез язылыйк, аннан соң коллегаларыбызны язылырга өндик. Бергәләп тотынсак, без – зур көч бит!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Үткән биш елда республиканың Татар милли-мәдәни автономиясе Советының эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләргә тәкъдим итәм".