Басмабызның тарихы шактый бай.
Гәзит 1918 елның 1 мартында «Башкортстан» исеме белән Ырынбурда чыга башлый. 1919 елның сентябрендә «Башкортстан хәбәрләре» исеме белән Башкортстанның ул вакыттагы башкаласы Стәрлетамакта нәшер ителә. 1919 елның июнендә Уфа аклардан азат ителгәч, Сәләх Атнагулов мөхәррирлегендә аякка бастырылган «Кызыл юл» гәзите чыга башлый. 1920 елдан ул «Шәрекъ ярлылары» исеменә күчә, 1921 елдан «Урал» исемендә чыга башлый. 1922 елның июнь-июлендә республика башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә һәм шуңа бәйле андагы «Башкортстан хәбәрләре» гәзите дә Уфадагы «Урал» белән кушыла.
Татарча нәшер ителүче бу басма ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 август карары белән мөстәкыйль ике гәзиткә бүленә. Башкортчасы – «Башкортстан», татарчасы «Яңа авыл» исеме белән чыга башлый.
«Яңа авыл»ның мөхәррире итеп күренекле революционер һәм публицист Муса Йосыпов тәгаенләнә. Йосыпов та, гәзиткә аңардан соң җитәкчелек иткән Гайса Габбасов белән Имай Насыйри да 1937 елда «халык дошманы» – дип кулга алыналар, тәүге икесе шул ук елда атып үтерелә, күренекле язучы И. Насыйри Уралдагы лагерьда тоткынлыкта 1942 елда дөнья куя.
Бик күп күренекле шәхесләр эшләгән «Яңа авыл» – «Коммуна» – «Кызыл таң»ны чыгаруда. "Башкортстанның халык шагыйре", "халык язучысы" дигән мактаулы исемне йөртүче җиде талант иясе «Кызыл таң»да тәрбияләнгән. Алар: Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Равил Шаммас.