+1 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
6 март , 13:20

Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!

“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы Уфа шәһәрендәге бүлекчәләре эшен җанландыру максатында очрашулар үткәрә.

Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!
Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!
Телебезне саклау –өстенлекле бурыч!

Совет районы хакимиятендә узган чара да биредә яшәүче җәмәгать һәм сәнгать эшлеклеләрен, укытучыларны, тәрбиячеләрне, шулай ук татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үсеше өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кешеләрне бергә җыйды.
Чарада Уфа шәһәр округының Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыйков, Уфа шәһәре Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Эрик Әхтәмов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәүф Идрисов һәм башкалар чыгыш ясап, киләчәктә татар телен саклау, үстерү, милли гореф-гадәтләрне тергезү буенча нинди юнәлешләрдә эшләргә кирәклеген билгеләделәр.
Заһир Хәкимов чыгышында үзе җитәкчелек иткән оешманың тарихына тукталып, 1997 елда төзелгән “Башкортстан татарлары конгрессы” бүген дә республикада татар халкының мәнфәгатьләрен яклаучы иң зур иҗтимагый оешмаларның берсе булып калуын ассызыклады. Заһир Әхсән улы районнардагы бүлекчәләрне мактап телгә алды, шул ук вакытта 300 меңнән артык татар яшәүче Уфа шәһәрендәге бүлекчәләрнең эшчәнлеген активлаштыру кирәк­леген әйтте. Әлеге җыелышлар да аларга җан өрү максатын күз уңында тота.
Солтан Рузил улы да бу эшнең әһәмиятен билгеләп, район хакимияте белән берлектә эшне активлаштыруда ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Шулай ук татар телен популярлаштыру, яшь буынны милли традицияләргә җәлеп итү өчен төрле мәдәни чаралар оештыруның мөһимлеген ассызыклады. Аларны исә Грант конкурсларында катнашып тормышка ашырырга мөмкин, дип билгеләде ул.
Эрик Әхтәмов Уфа шәһәренең Иҗтимагый палатасы тарафыннан башкарылган игелекле эшләргә тукталып үтте. Шулай ук бу ике иҗтимагый оешманың юллары киләчәктә дә кисешеп торачагын билгеләп, көчләрне туплап, эшчәнлекне бергәләп алып бару мөмкинлеге турында сөйләде.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни авто­номия­­сенең дә максатлары шундый ук: телебезне, бай мәдәниятебезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру. Урындагы бүлекчәнең рәисе Рәүф Идрисов чыгышында: “Нигә кирәк ул татар теле?” дигән сорауга җавап бирде. Башкорт дәүләт аграр һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетларының фәнни хезмәткәре Зәлия Әкбарова да, татар теленең киләчәге өчен җан атып, яшьләр арасында аңа мәхәббәт уяту юлларын эзләүче буларак, бик актуаль мәсьәлә күтәрде.
Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты да Совет районында урнашкан һәм урындагы хакимият белән тыгыз элемтәдә тора, районда үткәрелгән барлык чараларда да катнаша. Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөдире, татар нәфис басмалары мөхәррире Дилбәр Әхтәмова чыгышында иҗат белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм кулы сузу, шулай ук аларның иҗат җимешләрен республика басмаларында чыгару мөмкин­лекләре турында сөйләде.
Шулай ук чарада шушы районда яшәүче күренекле шәхесләр: “Нур” татар дәүләт театры актерлары – Башкортстанның һәм Татарстан­ның халык артисты Резида Фәхруллина, Башкортста­­нның атказанган артисты Айнур Баянов, җырчы Рания Билалова, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов, Башкортстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Розалия Идрисова һәм башкалар чыгыш ясады.
Җыелышта “Башкортстан татарлары конгр-ессы”ның Совет районы бүлекчәсе идарәсенең яңа составы һәм җитәкчесе сайланды. Башкарма комитет рәисе урынбасары Зәлия Ахунова тәкъдим иткән состав бертавыштан хупланды. Ә җитәкче бурычлары Эрик Әхтәмовка йөкләнде.

Кулга-кул тотынып эшләргә!

Уфа шәһәре Киров районы бүлекчәсенең җыелышы 45нче мәктәптә узды. Уку йортына килеп керү белән күңелләр күтәрелеп, эчкә ниндидер бер сихри җылылык йөгерде – укучыларның кунакларны татарча: “Исәнмесез!” – дип каршы алуы шулай тәэсир итте.
Очрашуда күренекле шәхесләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре катнашты. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия универ­си­тетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Нурия Хәлиуллина югары уку йорты, анда укырга керү шартлары, шулай ук үзе җитәкчелек иткән кафедра, икенче диплом алу мөмкинлегенә кагылышлы яңалыклар турында сөйләде.
Эшчәнлеген яңа форматта алып барган “Рәйхан” клубы да республикабызның мәдәни тормышына яңа сулыш өрде. Аның җитәкчесе, шагыйрә, тележурналист Халисә Мөхәммәдиева клубның ничек оешуы турында сөйләде. Эшне борынгы җырларны, гореф-гадәтләрне тергезүдән башлап җибәрсәләр, бүген ул мәдәни-мәгърифәтчелек юнәлеше буенча эшчәнлек алып баручы эре иҗтимагый оешма­ларның берсе булып тора.
Ике дистә елдан артык эшләүче “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” мәдәният фонды язучының иҗатын популярлаштыру, аның әсәрләрен өйрәнү һәм саклау буенча зур эш башкара. Аның рәисе Люция Камаева үзенең чыгышында фонд тарафыннан тормышка ашырылган эре проектларны телгә алып үтте. Шулар арасында “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз” халыкара әдәби конкурсында 14 илдән 20 меңгә якын кеше катнашкан. Икенче юнәлеш: Мәҗит Гафури – сынлы сәнгатьтә, ул да бик популяр. “Мәҗит Гафури эзләре буйлап” дигән экскурсия программасын да Люция Камаева үзе эшләгән. Мәҗит Гафуринең Габдулла Тукай белән Уфадагы тәүге очрашуын мәңгеләштерү уңаеннан зур эшкә тотынганнар – һәйкәлнең макеты әзер, аның авторы – билгеле скульптор Әхнәф Зыякаев. “Җәмәгать-челекнең бердәмлеге, матди һәм рухи ярдәме белән генә бу изге эшне тормышка ашырырга мөмкин булачак”, – диде Люция Мөзакир кызы, җыелучыларны изге эштә катнашырга чакырып.
Шулай ук чарада “Татар морзалары мәҗлесе” оешмасыннан Венера Кудашева, “Сәяр” республика яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Идрис Кәлимуллин, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов, җырчы, шагыйрь Салават Әхсәнов, композитор Вилдан Фәйзуллин, җырчылар Илдар Галинуров, Валерий Назаров, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары һәм башкалар катнашты. Алар үзләренең чыгышында татар халкының тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикерләрен җиткерде. Милләт җанлы шәхесләрнең һәр сүзе йөрәкләргә үтеп керде, милли горурлык хисләрен тагын да көчәйтте.
Бүген Уфа шәһәрендә 13 якшәмбе мәктәбе эшләп килә, аларда башкорт, татар, украин, поляк, әрмән, чуваш, мари, немец телләрен өйрәнәләр. Шул исемлектәге “Шатлык” татар мәдәни-мәгариф үзәге Киров районында урнашкан. 2012 елда нигез салынган 2нче татар якшәмбе мәктәбе 2024 елда Үзәккә әверелә, һәм бүген биредә 200дән артык бала шөгыльләнә. Шуларның 50гә якыны татар телен өйрәнсә, калганнары җыр, бию, кул эшләренә өйрәтүче бихисап түгәрәкләргә йөри. Бу хакта Үзәк директоры вазыйфасын башкаручы Дилбәр Байгузина җентекле сөйләп үтте.
Балалар белән югары белемле 9 укытучы шөгыльләнә, ә җыр һәм баян дәресләрен Башкортстанның атказанган артисты Айдар Юнысов алып бара. Үзәктә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗә­дәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Тәрбия эшенә дә зур басым ясала: балаларга әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре белән берлектә кич утыру, аулак өй кебек чаралар оештырыла, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар да даими үткәрелеп тора.
Чыгышларны тыңлаганнан һәм аларда күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, җыелучылар көн тәртибендәге тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталды – “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Киров районы бүлекчәсе идарәсенең яңа составы һәм җитәкчесе сайланды. Шулай итеп, җитәкче дилбегәсе үз вакытында “Азатлык” татар яшьләре оешмасының актив әгъзасы булган Данис Шәйбәковның кулларына тапшырылды. Бу җаваплы эштә аңа Вилдан Фәйзуллин һәм Фәүзия Мөхәммәтдинова ярдәм итәчәкләр.
Әлбәттә, мондый очрашулар татар халкының бердәмлеген ныгытуда, милли үзаңны үстерүдә зур роль уйный. Киров районында яшәүче милләттәшләребез дә киләчәктә мондый чараларның санын да, сыйфатын да арттырырга, бу юнәлештә яңадан-яңа проектларны тормышка ашырырга әзер булуын белдерде.
Эшлекле форматта үткән очрашулар, күркәм йола буенча, берләштерү көченә ия булып, һәр чарада башкарылып килгән “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды. Җыелган халык фикер алышты, тәкъдимнәр кертте, алдагы эш планы билгеләнде. Гомумән, телне, мәдәниятне саклау мәсьәләсендә дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту кирәклегенә басым ясалды. Шуңа киләсе җыелышларны ике районда да киңәйтелгән составта үткәрергә карар ителде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

 

Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!
Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас