-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
15 март , 14:25

“Әйдә, халыкка хезмәткә!”

Башкортстан татарлары конгрессының “Ел кешесе” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы апрель аенда үтәчәк.

“Әйдә, халыкка хезмәткә!”
“Әйдә, халыкка хезмәткә!”

“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының зур проекты – 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган һәм аның чикләрендә барлык өлкәләрне үстерүгә үз өлешен керткән татар җәмәгатьчелеген, оешмаларны һәм милли хәрәкәттә актив катнашучыларны билгеләү белән бәйле күләмле чара үткәрергә әзерләнүе турында язып узган идек.

“Башкортстан татарлары конгрессы”ның һәм “Кызыл таң” гәзите редакциясенең бу уртак проекты февраль аена планлаштырылган иде. Чираттагы җыелышта фикер алышканнан соң, “Әйдә, халыкка хезмәткә!” шигаре астында оештырылучы бу күләмле чараны, бөек татар әдибе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап һәм аның туган көненә туры китереп, апрель аена күчерергә карар ителде.
Әйтеп үтүебезчә, чарада еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга планнар билгеләү, актив эшчәнлек алып барган бүлекчәләрнең тәҗрибәсен өйрәнү белән беррәттән, төрле номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы да узачак. Конкурска барлыгы 120 заявка килеп, бүгенге көнгә комиссияләр аларны җитди тикшерде һәм һәрбер номинация буенча җиңүчеләрне билгеләде. Җиңүчеләр барлыгы 15 номинация буенча билгеләнеп, аларга тантаналы шартларда дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Чираттагы җыелыш Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә узды. Оешма җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов һәм аның урынбасары Зәлия Ахунова бүгенге көнгә башкарылган эшләр турында сөйләп, чараны уздыру буенча планнарын тәкъдим иттеләр.
Киңәшмәдә катнашучылар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессының Кушнаренко районы бүлекчәсе җитәкчесе Илфир Котдусов, Стәрлетамак бүлекчәсе җитәкчесе Мөдәрис Шәһәбетдинов һәм башкалар да чараны оештыруга бәйле фикерләрен һәм анык тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Шулай итеп, милләтебезнең иң яхшы вәкилләрен бергә җыю, аларны бүләкләү, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу һәм киләчәккә планнар кору мөмкинлеге бирәчәк бу чара агымдагы елның апрель аенда Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында узачак.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас