+1 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
23 март , 11:32

Кайсы кыйтгада да – үз кешеләр!

Безнең халык тарихта һәрчак эзле бул­ган. Кырыс язмыш җилләре Җир шарының кайсы гына тарафына ташласа да, милләттәшләребез күркәм гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кадерләп саклап, барлык кыенлыкларны җиңеп, уңышка ирешкән. XIX гасыр дәвамында татар сәүдәгәрләре халыкара базарларны тотып торучы зур көчкә дә әверелә.

Булдыклы татар сәүдәгәрләре дөньяның төрле почмакларында, шул исәптән Госманлы империясе, Иран һәм Кытайда актив һәм бик уңышлы эшчәнлек алып бара. Татар сәүдәсен активлаштыруда Русиядә сәүдәгәр катламнарын оештыру турындагы 1775 елгы указ зур роль уйный. Ул барлыкка килгәннән соң, татар эшкуарлары һәм сәүдәгәрләре Русиянең Көнчыгыш илләре белән дипломатик һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренә актив җәлеп ителә башлый. Асылда бу үзгәрешләр татарларның Үзәк Азия төбәкләренә актив миграциясенә дә этәргеч бирә. Һәм монда аларны, әлбәттә, уңыш көтә. Үзәк Азия халыкларының телләрен, гореф-гадәтләрен белү һәм, бигрәк тә, уртак диндә булу партнерларда ышаныч уята һәм шәрык базарларына ишек ача. Шушы уникаль өстенлекләр җыелмасы нәтиҗәсендә татарлар тиз арада Русия белән Урта Азия арасындагы сәүдәдә төп арадашчыга әверелә, ә инде XVIII гасыр ахырына алар Русия дәүләтенең бу төбәктәге күпчелек сәүдә операцияләрен контрольдә тота.
XIX гасыр ахырына татар сәүдәгәрләре капиталы Көнчыгышның барлык чиктәш илләренә — Япония белән Кореядән алып Төркиягә кадәр тарала. Өстәвенә, уңышлы татар сәүдәгәрләре үзләренең капиталын сәнәгатькә ешрак юнәлтә башлый, аннан икеләтә табыш ала. Русия империясеннән читтә дә алар сабын җитештерү, киҗе-мамык фабрикалары, күн җитештерү предприятиеләре ача. Бу продукциягә ихтыяҗ зур була, татар сәүдәгәрләренең, эшкуарларының мөлкәте елдан-ел арта.
Татар сәүдәгәрләренең исемнәре Азия базарларында зур ихтирам белән телгә алына, аларның эшлеклелеге, сәүдәгә һәвәслеге һәм гаҗәеп осталыгы турында бөтен Урта Азиядә шаулап, Кяхта кебек ерак сәүдә форпостларына кадәр барып җитә һәм хәтта Кытайга да үтеп керә. Татар сәүдәгәрләре арытаба Кытай базарын да уңышлы үзләштерә. Бу ил белән сәүдә үсешендә Кулҗа һәм Чугучак шәһәрләре аеруча зур әһәмияткә ия була. Петропавловск һәм Семипалатинск аша кәрваннар җибәрергә рәсми рөхсәт алгач, бу пунктлар бик тиз җанлы сәүдә үзәкләренә әверелә. Татар сәүдәгәрләре Семипалатинскидан беренче кәрваннарны оештырып кына калмыйча, чынлыкта Синьцзян белән сәүдә итүдә дә төп көчкә әверелә.
Бу шәһәрләрдә татар сәүдәгәрләренең мондый активлыгын нәрсә белән аңлатып була? Кытай хакимияте тарафыннан татар сәүдәгәрләре керүе бик хуплана, чөнки алар ил халкына бик кирәк булган гомум куллану товарларын китерә.
Татар сәүдәгәрләренең Кытай базарын уңышлы үзләштерүе уңай хәл-шартлар белән дә аңлатыла. Бер яктан, аларның бу төбәктә көндәшләре булмый диярлек. Икенче яктан, Русия хөкүмәте дә безнең сәүдәгәрләргә саллы ярдәм күрсәтә: ул Азиядә үз йогынтысын ныгыту белән кызыксына.
Синьцзяндагы эшчәнлеге татар сәүдәгәрләренә шактый табыш китерә һәм башка Көнчыгыш илләре базарларына юл ача. Семипалатинск аша уңышлы сәүдә итү башта — шушы шәһәрдә, аннары төньяк-көнбатыш Кытайның төп сәүдә үзәкләрендә — Кулҗа, Чугучак һәм Үрүмчидә даими татар диаспорасы формалашуга китерә. Тора-бара татар сәүдәгәрләре бу шәһәрләрдә коммерцияне тулысынча диярлек үз кулына ала. Нәкъ менә алар Русиядән бу төбәккә күченүчеләрнең беренче дулкыны була. Стратегик мөһим товарлар: тире, күн, мамык, ефәк, чәй һәм башка кирәкле продуктлар белән сәүдә итү алар кулына күчә.
Арытаба татарларның сәүдә эшчәнлеге тагын да зуррак масштабларга чыга, һәм алар Синьцзянга гына түгел, Кытайның төпкел районнарына да үтеп керә.

Хаҗ һәм сәүдә

Русия империясе татарлары мөселманнар өчен изге булган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кыла. Ләкин ул заманнарда бу бик катлаулы сәяхәт була. Уңайлы маршрутлар барлыкка килгәнче, сәфәр күп айлар дәвам итә һәм, әлбәттә, зур хәвефләр белән бәйле була. Моннан тыш, хаҗ кылу шактый акча таләп итә, шуңа күрә Русиядә хаҗга барырга нигездә бай татарлар рөхсәт ала. Алар хаҗга буш китми, сәүдә кәрваннары белән бара. Кагыйдә буларак, Дамаск аша борынгы сәүдә юллары буйлап сәяхәт итәләр. Хаҗга шулай ук Шәрыкның төрле илләреннән сәүдәгәрләр килә. Бу халыкара сәүдәдә төп нокта Җиддә диңгез порты була. Бирегә Европа, Азия һәм Африкадан кораблар килә. Моннан товарлар күбесенчә Мәккә һәм Мәдинәгә, азрак дәрәҗәдә Гарәбстанның башка шәһәрләренә җибәрелә. Шулай ук бу диңгез портына Һиндстаннан, Ираннан һәм Азиянең башка дәүләтләреннән сәүдәгәр кораблары җыела. Төркиядә күп еллар яшәгән Англия парламенты әгъзасы Джеймс Карлайл Мак-Коан үзенең хезмәтендә: “Җиддә Мәккә порты, Һиндстан һәм Мисырның Көнбатыш Гарәбстан белән сәүдә итүенең төп урыны”, — дип яза. Әлбәттә, татар хаҗилары сәфәрләре барышында бик күп товар сата һәм үз халкына алып кайту өчен башка ил сәүдәгәрләреннән төрлесен ала. Мәккәдә, мисал өчен, хаҗилар өй ихтыяҗлары һәм Русиядә сату өчен төрле савыт-саба юнәтә. Аларның һәркайсы диярлек үзе белән Көнчыгыш товарларын, шул исәптән тәмләткечләр, майлар, асылташлар, ювелир әйберләр алып кайта. Тимер юл һәм пароход элемтәсе үсү белән сәүдә күләме кискен арта. XIX гасыр ахырына Мәккә эре сәүдә үзәгенә әверелә, анда төрле ил сәүдәгәрләре үз товарларын китерә.

Урындагы халыкның мәдәни багланышлары

Русия-Иран сәүдәсе үсешендә Кавказ территориясендә яшәүче татарлар зур роль уйный. Шунысы кызык, Кавказ арты татарлары еш кына фарсы киемнәрен кия, бу тыгыз мәдәни багланышлар турында сөйли, сәүдәгәрләргә “халык төркеме белән кушылырга” һәм бизнесны уңышлырак алып барырга ярдәм итә. Ирандагы татар сәүдәгәрләре билгеле бер төр товарлар белән сәүдә итүдә махсуслаша. Идел буе сәнәгате табигый буяуларга бик мохтаҗ була, шуңа безнекеләр Тәбриздә күн эшкәртүдә кулланылучы кара чикләвекләрне күпләп сатып ала — аларның еллык чыгарылышы 8-10 мең потка җитә. Гилян төбәгеннән татарлар атаклы фарсы келәмнәре, ефәк тукымалар, билбаулар һәм пәрдәләр алып чыга. Бу товарларның барысына да Русия империясенең татар авылларында ихтыяҗ зур була.
Гилянның иң зур базары Решт шәһәренә Әстерхан татарлары тимер, корыч, савыт-саба, чәй һәм галантерея алып килә, дөге, чимал ефәк һәм мамык әйберләр алып китә.
XVIII-XIX гасырларда Русия империясенең төрле почмакларында — Себер һәм Ырынбур төбәкләреннән алып Кырым һәм Балтыйк буена кадәр – татар сәүдәгәрләре актив халыкара сәүдә алып бара. Аларның коммерция мәнфәгатьләре Якын һәм Урта Көнчыгыш дәүләтләрен һәм хәтта Ерак Көнчыгыш илләрен дә колачлый. Татар сәүдәгәрләре Азиянең иң ерак почмакларын да яулый.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әзерләде.
 
 


Автор: Миләүшә Латыйпова
Читайте нас