Милләт
5 апрель , 06:30

Фидакарь хезмәт үрнәге

“Хатын-кыз – милләт анасы” X Бөтенрусия конкурсының җиңүчеләре билгеләнде.

Фидакарь хезмәт үрнәгеФидакарь хезмәт үрнәге
Фидакарь хезмәт үрнәге

Иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнүче гүзәл затларыбыз арасында унынчы тапкыр үткәрелгән бу бәйге, Башкортстаныбызның визит карточкасы булудан тыш, хәзер республикадан читтә дә киң билгеле. “Башкорт хатын-кызлары оешмасы” тарафыннан республиканың Мәдәният министрлыгы һәм “Русия халыклары ассамблеясе” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәме белән үткәрелгән бәйге быел үзенең мәйданчыгында илебезнең 15 төбәге гүзәл затларын берләштерде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Уфаның Конгресс-холл бинасында узды.
Шунысы куанычлы: бүләкләнүчеләр арасында “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова да бар. Зәлия Рәфис кызының актив иҗтимагый эшчәнлеге “Мәдәният” номинациясендә билгеләнде. Бу номинация үзләренең иҗатында милли кыйммәтләрне, патриотлык, Ватанга сөю хисләрен һәм халык йолаларын пропагандалаган хатын-кызлар өчен булдырылган.


“Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсы гади генә бәйге түгел, ул — милли үзаңны, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юнәлешендәге бер адым. Бу юнәлештә Зәлия Рәфис кызының тырышлыгы аеруча зур, ул милләтебез мәнфәгатьләрендә актив эшчәнлек алып бара. Моның белән ул күпләргә үрнәк булырлык.
Хезмәт биографиясен ул 1991 елда туган авылында — Миякә районының Баязит мәдәният йорты директоры вазыйфасында башлап җибәрә. Башкорт дәүләт университетын тәмамлау белән дипломлы филолог хезмәт эшчәнлеген республиканың Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты каршындагы яшьләр оешмасында дәвам итә.
Әлбәттә, аны күпләр “Роксана” радиосы алып баручысы буларак белә. Бу өлкәгә ул чирек гасыр гомерен багышлады. “Бәхет ачкычы”, “Кунаклы иртә”, “Сүз кодрәте”, “Минем Башкортс­таным” програм­маларының авторы буларак, ул аларны бай һәм зәвыклы эчтә­лекле итеп әзерләве белән танылды. Бу еллар дәвамында эфирда бик күп котлаулар аның тавышы белән яңгырады. Гому­мән, тыңлаучылар өчен аның тавышы елмаю, бәхет, шатлык символына әверелде. Бу елларда ул Русиянең һәм Баш­кортстанның Журналистлар берлек­ләренә кабул ителде.
Зәлия Рәфис кызы иҗтимагый эшчәнлек белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Һәрхәлдә, тәүге орлыклар нәкъ шул чорда бөреләнгән. Гаиләдәге матур тәрбия, мәктәптәге әйбәт мөгаллимнәр һәм университет еллары Зәлия ханымны чын милләт кызы итеп үстергән, аны ныклы иман, сынмас рух һәм илһамлы кодрәт белән сугарган. Шуңа дистә еллар дәвамында берөз­лексез иҗтимагый эшчәнлекне үзенең иңнәр­енә салып, аны бик уңышлы итеп тартып килүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.
Студент елларында ул Башкортстандагы “Азатлык” татар яшьләре оешмасы әгъзасы була, ә соңыннан 7 ел аңа җитәкчелек итә. Бу эшне алып баруга аның эчке омтылышы, милләт алдындагы җавап­лылык хисе ярдәм иткән, көч биргәндер. Республикабызда киң билгеле булган һәм шаулап-гөрләп үткән “Татар кызы” (“Нәүруз гүзәле”) конкурсы, татарча КВНнар һәм башка бик күп чараларның авторы һәм оештыручысы ул. Билгеле, аларны үткәрү өчен оештыру сәләте, кешеләр белән уртак тел таба белү, аларның сәлә­тлә­рен ачарга ярдәм итү кебек сыйфатлар мөһим. Болар­ның барысы да бар Зәлия Рәфис кызында. Һәм, әлбәттә, бу эшләрнең асылында тирән белем, югары мәдәниятлелек, милли гореф-гадәтләрне, телне, тарихны бик яхшы белү ята.
Шул ук вакытта “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оеш­масының актив идарә әгъзасы булып тора. Республикабыздагы мөселман хатын-кызлары берлегендә, “Ак калфак”, “Русиянең эшлекле хатын-кызлары” Гомумрусия оеш­масының Башкортстан төбәк бүлекчәсе эшчән­лекләрендә дә актив катнаша. Моны исә күпсанлы Мактау грамоталары һәм башка бүләкләре ачык дәлилли.
Шул ук вакытта югарыда әйтелгән сыйфатлары һәм үзенең дә һәр эшнең, чараның башында торуы гына түгел, уртасында кайнавы нәтиҗәсендә ул бердәм, көчле, ышанычлы команда туплый алды.
Менә инде өч дистә ел республикада яшәүче татарларны берләш­терүче “Башкортстан татарлары конгрессы” эшләп килә. Милли-мәдәни мирасны саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатын күз уңында тотып эшләүче оешмага Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов җитәкчелек итә. 2012 елдан бирле әнә шул изге максатларны тормышка ашыруда җитәкченең уң кулы, аның урынбасары Зәлия Рәфис кызының роле бик зур: ул шул казанда кайный, ое­ш­маның көйле эшчәнлеген тәэмин итә. Һәрдаим яңа идеяләр белән янып, эшчәнлеген төрләндереп тора. Соңгы елларда район-шәһәрләрдәге җитмеш­ләгән бүлекчәнең активлашуында да аның йогынтысы зур булды.
Татар конгрессы әгъзалары арасында да Зәлия Рәфис кызын “милләтебезнең әнисе” дип йөртәләр. Чынлап та, үзе дә күп­ба­лалы ана, гаилә учагын саклаучы ха­­тын, дәү әни буларак, барысына да аналарча хәстәрлек белән карый, шул ук вакытта коллективта да гаилә­дәге кагый­дәләрне куллана. Кирәк вакытта йомшаклык, вакыты белән катгыйлык та күрсәтә белүче Зәлия ханым һәр эштә гаделлекне, дөрес­лекне беренче урынга куя. Гомумән, “Башкортстан татарлары конгрес­сы”ның бердәм гаилә булып оешуында аның өлеше бәһаләп бетергесез.
Мәдәни чаралар, фестивальләр, конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр оештыру – болар барысы да Зәлия Рәфис кызының тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның башлангычы белән тормышка ашырылган күп кенә проектлар республикада яшәүче татарларның үзара бәйләнешләрен ныгытуга, милли үзаңны үстерүгә зур өлеш кертә. “Белем могҗизалары”, “Милләт киләчәге” яшьләр форумнары, “Дәү әни сабаклары” конкурсы – шуның ачык мисалы. Үзе дә ул “Туган як шигърияте”, “Селяночка” кебек байтак республика конкурсларының жюри составына керә. “Туган тел” республика конкурсы, “Туган як” фестивале”, “Рух. Дәрт. Моң” төбәкара фестивальләре мәйданчык­ларында да оста оештыручы булуын ел саен раслап тора. 2024 елдан “Русия халыклары ассамблеясе” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсе әгъзасы булып, аның да эшчәнлегенә актив кереште.
Гомумән, Зәлия Рәфис кызы кайда гына эшләмәсен, нинди генә бурыч­ларны үз өстенә алмасын, ул эшне җаны-тәне белән бирелеп, җентекле итеп башкара. Ул һәрнәрсәгә җаваплылык белән карый, һәр катнашучының фикерен, теләген исәпкә ала. “Башкортстан татарлары конгрессы” оешмасының эшен оста алып бару нәтиҗәсендә ул татар­ларның мәдәни, рухи үзәгенә әверелде.
“Хатын-кыз – милләт анасы” кон­курсында җиңү яулау – аның эшчәнлегенә зур бәя. Бу исемгә ул чын-чынлап лаек. Гомумән, Зәлия Рәфис кызының барлык хезмәт биографиясе, эшчәнлек юлы – ул татар милләте алдындагы фидакарь хезмәт үрнәге.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Фидакарь хезмәт үрнәге
Фидакарь хезмәт үрнәге
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас