Туган телне саклау өчен, беренче чиратта, шул телдә сөйләшергә кирәк, дигән сүзләрне бүген еш ишетергә мөмкин. Чынлап та, бу сүзләрдә тирән хакыйкать ята. Без еш кына телне саклау мәсьәләсен катлаулы, зур проектлар, фәнни тикшеренүләр, дәүләт программалары белән бәйлибез. Әмма телнең яшәве, үсеше һәм киләчәк буыннарга тапшырылуы иң беренче чиратта һәр кешенең көндәлек тормышында, гаиләсендә, дуслары арасында шул телдә аралашуына бәйле. Ни кызганыч, бүген без бик ачы чынбарлык белән очрашабыз. Яшь буын арасында үз туган телендә сөйләшмәүчеләр, аны белмәүчеләр саны арта бара. Моның сәбәпләре төрле: глобальләшү, башка телләрнең өстенлек алуы, мәгълүмат кырының үзгәрүе, гаиләдә туган телгә игътибарның кимүе.
Татар теле буенча узган семинарларда, ачык дәресләрдә, башка чараларда еш булырга туры килә һәм, тәү чиратта, балаларның сөйләменә игътибар итәм – гаиләдә ана телендә сөйләшкән балалар аерылып тора, алар иркен аралаша һәм үз фикерен төпле аңлатып бирә, үзләрен кыю тота. Сахай авылы урта мәктәбендә районның татар теле укуытучылары семинары кысаларында үткән ачык дәрестә һәм сыйныфтан тыш чарада моңа янә бер тапкыр инандым.
Семинар өчен “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак, системалы эшчәнлек юнәлешен куллану” дигән тема очраклы гына сайланмаган. Чөнки системалы эшчәнлек – заманча педагогикада иң мөһим юнәлешләрнең берсе, гомумән, ул укучыларның дәрестә актив катнашуын һәм белемне үзләре үзләштерүне күз уңында тота. Шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйханә Латыйпова бу уңайдан үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Муса Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасы буенча үткәрелгән ачык дәрестә аны искиткеч оста итеп чагылдырды.
Дәрес барышында укучылар сандугачның, чишмәнең, егетнең нинди сыйфатларга ия булуларын искә төшереп, үзләренең фикерләрен белдереп, образларны ачарга тырыштылар. Рәйханә Рәүф кызы укучыларның һәрбер фикерен игътибар үзәгенә алды. Шунысы сөенечле, 6нчы сыйныфта укучы 21 баланың барысы да, ә араларында катнаш гаиләләрдән дә барлар, әсәрне укып чыгып, эчтәлеген яхшы үзләштергәннәр. Шуңа укытучының бер генә соравы да җавапсыз калмады. Биремнәрне дә укуытучы балаларны кызыксындырырлык итеп сайлаган. Мәсәлән, укучылар әсәрнең эчтәлеген рәсемнәрдә ачып биргәннәр, шулай ук өйгә эш биременә дә зур җаваплылык белән караганнар. “Балладаны нинди көй белән башлар идегез? Бу әсәргә нинди көй туры килә?” – дигән сорауларга, көйне тыңлатканнан соң, ни өчен нәкъ аны сайлауларын да аңлатып бирделәр. Гомумән, бу һәм башка биремнәр укучыларның әсәрне үзләштерү дәрәҗәсенең югары булуын, аларның иҗади фикерләвен күрсәтте.
Бу ачык дәрес, һичшиксез, семинарда катнашучы укытучылар өчен дә зур тәҗрибә уртаклашу мәйданы булды. Мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Нәркәс Кудакаева, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Иске Шәрәй төп гомум белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Регина Мөлекова, шулай ук Шәйморатов авылы мәктәбеннән Әлфия Мәгафурова, Яңа Кыешкыдан Гөлшат Гаеткулова дәресне югары бәһалап, анда төрле алымнарның уңышлы кулланылуын ассызыклап үттеләр.
Һәр дәреснең үз максаты бар. Кайбер дәресләр белем бирүгә, яңа мәгълүматлар үзләштерүгә юнәлтелгән булса, икенчеләре фикерләү сәләтен үстерүгә, логик бәйләнешләр булдыруга ярдәм итә. Ә бу дәрес барысын да бергә туплап, укучыларның күңел кылларын тибрәтеп, аларда тирән хисләр уятты. Гомумән, бөек шагыйрь Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионлаган яугирләрнең якты истәлегенә багышланган дәрес укучыларда батырлык, кыюлык, туган илгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә зур әһәмиятле булды.
Семинар кысаларындагы чираттагы чара – “Халкымның бизәкләре” дигән осталык дәресендә татар халкының гасырлар буена сакланган, үсеш алган, бай һәм матур милли бизәкләре дөньясына искиткеч сәяхәткә юл тоттык. Пионерлар һәм укучылар йортының өстәмә белем бирү педагогы Нәзирә Галәветдинованың кул эшләре урын алган һәм дәресләре үткән бүлмә – үзе бер әкият дөньясы. Нәзирә Нәзир кызы һәм аның укучылары тудырган матурлык дөньясыннан тиз генә чыгам димә: биредә һәр экспонатка, персонажга аерым мәгънә салынган. Шулай да, зур курчаклар эшләү – останың иң яраткан шөгыле. Менә Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр”е, Габдулла Тукайның Шүрәлесе, халык әкиятләрендәге Әби белән Бабай... Ә укытучылар үзләренә, Нәзирә Нәзир кызының оста җитәкчелеге астында, татар халык бизәкләрен кулланып, кечкенә күкрәкчә эшләп алды. Бу осталык дәресендә алган белемнәрен алар үз мәктәпләрендә дә кулланачак.
Аннары Резида Әдиятуллина җитәкчелегендәге мәктәп театры Русиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Дуслык бәлеше” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте. 9нчы сыйныф укучысы Ризван Шәрәфетдинов һәм 6нчы сыйныф укучысы Эльмира Габдиянова үз телләрендә иркен сөйләшәләр, шуңа мәдәни чараны искиткеч матур һәм җанлы итеп алып бардылар. Җырлы-моңлы тамаша төрле халыкларның дуслык биюе белән тәмамланды һәм әлеге мәктәптә дә дуслык-бердәмлек төшенчәсенең ни дәрәҗәдә ныклы булуын күрсәтте.
Сахай – башлыча, татарлар яшәүче иң зур авылларның берсе. Урындагы мәктәптә сахайлылардан тыш, күрше Бельский, Иске Акташ һәм Иске Шәрәй авылларыннан да – барлыгы 180 укучы белем ала. Руфина Зәйнуллина җитәкчелегендәге укытучылар коллективы көчле һәм тәҗрибәле – 21 укытучының 15е югары категориягә ия. Райханә Латыйпованың да, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, барлык хезмәт биографиясе мәгариф өлкәсе һәм Сахай урта мәктәбе белән бәйле – урыс, татар телләре һәм әдәбият дәресләрен алып бара. Укучыларның төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда җиңүләре дә биредә төпле белем бирелүен раслый. Елның-елы төп дәүләт имтиханы итеп татар телен сайлаучылар да бар. Рәйханә Рәүф кызы әйтүенчә, ике ел элек хәтта барлык сыйныф белән тапшырганнар. Димәк, укучылар туган телен яхшы белә, бу фәнне ярата!
Әйе, хәзер татар һәм башкорт телләре дәресләрендә укучыларга күп нәрсәне урысчага тәрҗемә итеп аңлатырга туры килә, ди семинарда катнашучы укытучылар. Ләкин иң мөһиме – укучыларның туган телләрен өйрәнергә кызыксынулары бар. Гаиләдә дә үз телләрендә сөйләшсәләр, бу кызыксыну тагын да артыр иде. Ачык дәрес тә, сыйныфтан тыш чара да шуны ачык күрсәтте: гаиләдә татарча сөйләшүче балаларның сүз байлыгы, фикерләү сәләте, хәтта дөньяга карашлары да, башкаларныкыннан аерылып тора. Семинарда катнашучылар да моны сызык өстенә алды. Һәм киләчәктә дә телебезне – төп байлыгыбызны саклау, киләсе буынарга тапшыру өчен бердәм булып эшләргә, балаларга телебезнең матурлыгын, аһәңен җиткерү, аларда кызыксынуны арттыру өчен мөмкин булган барлык алымнарны, ысулларны, шул исәптән заманча технологияләрне кулланырга кирәклеген ассызыкладылар.
Әйе, югарыда әйтеп китүемчә, туган телне белү өчен күп тә кирәкми, бары тик әти-әниләренең баласына ана телендә тәрбия бирүе, бишек җырларын көйләп, халкының милли гореф-гадәтләре, йолаларына таянып үстерүе шарт. Үз телен, үз милләтен яраткан кеше туган телен онытмый ул, шул ук вакытта башка телне өйрәнергә дә атлыгып торачак.
Һәм, беренче чиратта, ана телендә аралашырга кирәк. Туган телдә әдәби китаплар уку, гәзит-журналлар белән танышып бару, тапшырулар карау, шулай ук, сөйләм телебезне камилрәк итә. Туган телдә аралашу булмаса, зур уңышларга ирешеп булмаячак.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.