

Күп кенә Русия йолдызларының тамырларында татар каны ага. Рэперлардан алып топ-модельләргә, актерлардан алып спортчыларга кадәр татар халкы вәкилләре сәнгатьнең һәм спортның төрле өлкәләрендә үзләрен танытты.
Тимур Юнысов (Тимати) сәхнәгә чыкканда аның уңышы күбесенчә милли холкына бәйле булуы турында уйлаучылар аздыр. Рэперның әтисе Илдар Юнысов – Татарстан эшкуары, нәкъ ул улына татарча үҗәтлекне сеңдергән дә инде. Артист үзе бу хакта еш телгә ала.
“Татарлар – кайнар канлы алар. Шундый үҗәтлек яхшы ул. Миңа әтидән күчкән сыйфатлар күп яктан бик ярдәм итә. Миндә шундый яхшы, көчле үзәк”, – ди Тимати интервьюларның берсендә.
Бу аның эшкә гаҗәеп сәләтлелеге һәм амбициозлыгы сере булып тора да инде, алар аңа Русия рэпының әйдәп баручы вәкилләренең берсе булырга ярдәм иткән.
Бөтен дөньяда танылган гимнастка һәм сәясәт эшлеклесе Алина Кабаева әтисе Марат Кабаевтан спорт геннарын гына түгел, ә татарча максатчанлыкны да алган. Алинаның әтисе Татарстанның Әлки районында туган һәм үзе профессиональ футболчы булган.
Ирина Шәйхелисламова (Шейк) тарихы – татар-урыс тамырларының дөньякүләм уңышка китерә алуы турындагы тарих. Аның Башкортстанда яшәүче нәнәсе Галия татар булган, нәкъ менә ул күп очракта булачак топ-модельне тәрбияләү белән шөгыльләнгән.
“Шәйхелисламова” фамилиясен Париж һәм Миланның мода йортларында әйтә алулары икеле икәнен аңлап, кыз үзенең йолдызлы фамилиясен нәкъ менә халыкара карьера өчен алган.
Актриса Рената Литвинованың чыгышы белән татар булуы да күпләргә билгеле. Аның әтисе Морат Вергазов татар, бу нәсел борынгы татар кенәзе Йосыповлар кавеменә барып тоташа, дигән хәбәр дә бар.
“Миңа татар халкы бик ошый, һәм мин, һичшиксез, үземнең нәселем белән бәйләнешне тоям”, – дип уртаклаша актриса, аның образына хас булган нәфислекне һәм аристократизмны аңлатып.
“Руки Вверх!” легендар төркеме солисты Сергей Жуков татар әнисе Лилия Хәйбуллинадан тышкы кыяфәтендәге охшашлыкны гына түгел, милли ашларга сөюне дә алган. Үзе әйтүенчә, “бәлешләр, өчпочмаклар” аның балачагының аерылгысыз өлеше булган һәм хәзергә кадәр җырчының яраткан милли ризыклары булып кала.
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның туганнары татар гореф-гадәтләрен хөрмәт итә.
“Минем картәни белән әни милли гореф-гадәтләрне яхшы беләләр һәм мине аларга өйрәтергә тырышалар. Мәсәлән, бездә татар ашларын бик яраталар”, – дип белдерә үзе спортчы.
Милләттәшләребез арасыннан тагын бер фигуралы шуу йолдызы – Алинә Заһитова. Кызда кечкенәдән үк тыйнаклык һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Ул әлегә кадәр Алексей Ягудин белән “син”гә күчә алмый, аның белән озак бергә “Ледниковый период”та эшләсә дә. “Булдыра алмыйм, мин шулай тәрбияләнгән. Чөнки мин мөселман гаиләсендә яшим. Бездә өлкән буынга “Сез” дип мөрәҗәгать итү кабул ителгән”, – ди Олимпия чемпионы.
Опера җырчысы Аида Гарифуллина Казанда дөньяга килә һәм сәхнәдә беренче тапкыр шушында ук чыгыш ясый. Артистка үз халкын һәрчак мактап телгә ала һәм “матур татар музыкасын бөтен дөньяда башкарырга кирәк” дип саный.
Мәскәүле Марат Бәшәровка 2012 елда “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде.
“Мин үземнең татар, мөселман булуым белән горурланам”, – ди актер һәм “Экстрасенслар сугышы” тапшыруы алып баручысы.
***
Күрүебезчә, татар тамырлы йолдызлар үзләрен күрсәткән өлкәләр бик күп. Музыкадан алып спортка, кинодан алып модага кадәр. Һәм алар – татар халкының берничә генә вәкиле. Бу кешеләрне нәрсә берләштерә? Бәлки, Тимати әйткән татарча үҗәтлектер. Бәлки, буыннан-буынга күчә торган үзенчәлекле темперамент һәм холыктыр. Ә бәлки, дөньякүләм данга ирешкәч тә, үз тамырлары белән элемтәне югалтмау теләгедер.