Милләт
14 Апреля , 04:30

“Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган”

Бөек әдипнең тууына 140 ел тулу уңаеннан.  

“Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган”“Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган”
“Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган”

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1912 елның 14 апрелендә Уфага килә. Бу хакта заманында “Сабах” ширкәтенең Уфадагы бүлек мөдире Хәбибрахман Зәбиринең беркайда да басылмаган һәм кулъязма хәлендә сакланган истәлегендә болай тасвирлана: “1912 ел. Яз иртә килде. Апрель башыннан ук костюм белән йөрерлек иде. Бик матур бер көндә иртә белән сәгать уннарда “Сабах” ширкәтенең Уфадагы кибете алдына беренче дәрәҗә җиңел извозчик килеп туктагач, мин тәрәзәдән күреп, Тукайны танып алып, шаккаттым. Әле ул экипаждан да төшеп өлгермәгән иде, мин атылып чыгып өлгердем. Бер яктан күрешәбез. Икенче яктан мин: “Миңа телеграмма бирмәделәр бит?” — дип сөйли башлагач: “Мине Шиһаб озат­канда: Уфа зур түгел, вокзалдан чыгып, извозчикка кибет “Сабах“ дисәң, шул җитә”, — диде ул.

Тукайның килгәнлеген белгәч, Мәҗит Гафури һәр көнне аның янына бара. Ике шагыйрь рәхәтләнеп бергә вакыт уздыра. Габдулла Тукайга Уфаның табигате, бигрәк тә аның коры саф һавасы, агачларның күплеге бик ошый. Уфада үткәргән вакыт турында ул үзенең “Мәкаләи махсуса”сында болай дип яза. “Квартир, гомумән күңелле. Кеше күп килә. Эч пошырлык түгел. Монда хәдисне күп белүче Әхмәтфәиз Даутов белән һәркөн күрешәбез. Ул скрипка да маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомерем буена тыңлар идем”.


Габдулла Тукай бу очрашу турында шулай яза: “Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең әңгәмәбез күзләр аша гына була иде. Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, әнкәләре кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде... ”
Ул күрешү хакында Мәҗит Гафури болай ди: “...Тукай гаилә тормышын артык сөймәгәнгә аны гаиләсенә алып барырга теләү бушка китәчәк булганга, ул якны әйтеп тормадым. Без матуррак бер җиргә керергә булдык. Кояшка каршы булган бу залны Тукай үзе дә яратты. Без инде монда бик иркенләп утырмакчы булдык. Эшләр Тукай теләгән рәвештә бик шәп китте. Бик кәефле утырган вакытта Тукай бизгәк тоткан кебек калтырана башлады. Аның шундый вакытта йота торган порошогы “Сабах”та калганга күрә, даруны җибәртеп алдырырга туры килде. Шул даруны эчкәннән соң, Тукайның калтыравы басылып, бераз кәефе төзәлде.


Башта Тукай да, мин дә, сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзенә карашып тик утыра идек. Бара торгач, безнең мәҗлес күңелле булып китте. Күбрәк сүзләребез шигырь вә шагыйрьләр, Казан һәм мохитебез хакында иде. Тукай Казандагы тормышыннан ялкыганлыгын, шул сәбәпле кымызга иртәрәк булса да, Казаннан китәргә ашыкканын сөйләде...”


... Габдулла Тукайның Уфага ике тапкыр килүе билгеле. Тукай Уфага кайтып җиткәч, 12 майда Кәбир Бәкиргә шундый эчтәлекле хат күндерә:


“Мелла Кәбир!...

Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына бардым. Ул әвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бер кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә анда микроб булган тәкъдирдә дә аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Ютәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты. Уфада — кымыз бер генә җирдә. Публика тиз генә эчеп бетерә. Шулай да, күп көнне бер-ике бутылка эләктерәм. Монда чәчәк тә, агач исе. Теге аспирин йоттыра торган авыру (бизгәк) күптән бетте. Тукай”.


Тукай Уфага икенче тапкыр килгәндә көннәр тәмам җылынган, чын җәй җиткән була. Мәҗит ага Гафури белән алар икәүләшеп һәр көнне көн урталарында Уфа шәһәре уртасында булган “Ушаковский парк” дигән бакчага барып ята торган булганнар. “Шәрык” китапханәсе юл өстендә булганга күрә, барышлый-кайтышлый: “Без паркка барып ятабыз”, — дип “Шәрык” китапханәсенә кереп, ял итеп чыга торган булганнар.
Бу хакта Мәҗит Гафури үзе болай дип искә ала: “Тукайның икенче мәртәбә Уфага килүенә бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел мамык кебек яшь үләннәр белән капланган, кымыз әзерләнгән иде. Бик матур кояшлы көнне шәһәр бакчасына чыктык. Анда кымыз эчкәннән соң, агачлар арасындагы ачык җиргә яшел үлән өстенә барып яттык...“


Тукай: “Кайда ул Петербургта бу һава белән мондый яшеллекләр! Анда яшел нәрсәләрне суганчы марҗалар кулында гына күреп калырга була”, — диде. Кымыз эчеп, саф һавада яту Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек булды. Ул һаваны мактый, иркен сулыш ала да, ике сүзнең берсендә “сәламәтлек һавасын эчәм”, — дип сөйли иде. “Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды... ”


Габдулла Тукайның иң якын дусларының берсе, укытучы Каюм Мостакаев шагыйрь белән Мәҗит Гафури арасындагы дустанә мөнәсәбәт турындагы үзенең истәлекләрендә шулай язып калдырган: “... Тукай Мәҗитне сүз уңае чыккан саен хөрмәт белән телгә ала, аны башлап татарча беренче буларак шигырьләр яза башлаган өлкән шагыйрь булганлыгы өчен генә түгел, һәр икәүсенең идея уртаклыгы һәм шул юлда бөтен каршылыкларга күкрәк киереп туктаусыз алга баруында дәвам иткәнлеге өчен дә Тукай Мәҗитне күңеленә якын күреп хөрмәт итә иде...”


Соңыннан мәгариф һәм мәдәният эшлеклесе булган Мөбарәкҗан Әмиров Габдулла Тукай белән очрашуы турында болай яза: “1912 елның май айлары булса кирәк, Габдулла Тукай Троицкига кымызга барышлый Уфага туктаган иде. Габдулла Тукайның туктаган урыны булган “Сабах” китап кибетенә кереп, Тукай белән күрешергә батырчылык итми йөргән бер вакытта, һич уйламаганда, Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукай урамда кара-каршы очрашалар... ”


... Мәҗит Гафури Уфада Габдулла Тукайга карата тиешле илтифат күрсәтелмәвенә үзенең истәлегендә борчылып яза. Аның, әлбәттә, шул вакыттагы интеллигенция һәм хәлле кешеләр турында сүз йөртүе аңлашыла булса кирәк. Ул менә нәрсә ди: “ ...Уфа Тукайның дәрәҗәсенә мөнәсип һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады. Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми калгандыр. Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере “Сабах” китапхана артындагы бүлмәдә үтте. Аның күңелен ачып, рухын күтәрерлек һичбер эш эшләнмәде. Шулай булуына карамастан, Тукай болай ди: “Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган... ”


Әйткәндәй, 2012 елның язында бөек Тукаебызның Уфага килүенә 100 ел тулса, быел исә – 114 ел. Аның классигыбыз, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури белән дуслыгы үзе генә дә кардәш ике әдәбиятны, ике халыкны берләштерүче, якынайтучы тарихи сәхифә булып тора. Ул бер гасырдан артык элек салган дуслык күперләре, төрле сынауларны үтеп, ныгый бара. Әдәбиятлар дуслыгын, халыклар дуслыгын ныгытуга һәр буын үз өлешен кертергә тиеш. Бу җәһәттән олы ихтирам йөзеннән Уфада бөек әдибебез — Габдулла Тукай исемендәге урам булуы һәм башкалада “Нур” татар дәүләт театры бинасы алдында 2019 елның 18 апрелендә аңа һәйкәл куелуы, әлбәттә, зур кадер-хөрмәт билгесе булып тора. Аны ачу тантанасында тугандаш Башкортстан һәм Татарстан республикаларының җитәкчеләре Радий Хәбировның һәм Рөстәм Миңнехановның катнашуы, бөек татар шагыйренең һәйкәле нигезенә тере чәчәкләр салу истәлекле, онытылмаслык вакыйга булды. Үз чиратында республика халкы аның авторлары — Уфа скульпторы Владимир Дворникка һәм билгеле архитектор Леонид Дубинскийга мондый мәһабәт сынны тудырудагы илаһи хезмәтләре өчен бик тә рәхмәтле. Ул башкалабызның искиткеч тарихи бизәге булып тора.

Әнвәр Сөләйманов,
журналист-эзтабар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас