+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Милләт
16 Апреля , 09:05

“Кайда минем илем?” – укучылар өчен “Батырлык дәресе!”

Әлмәт театры спектакльләре Уфада тулы заллар җыя.

“Кайда минем илем?” – укучылар өчен “Батырлык дәресе!”“Кайда минем илем?” – укучылар өчен “Батырлык дәресе!”
“Кайда минем илем?” – укучылар өчен “Батырлык дәресе!”
Уфада Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре бара. Унике еллык тәнәфестән соң, иҗат коллективын Башкортстан тамашачысы алкышлар белән каршы алды. 15 апрельдә әлмәтлеләр көндезге вакытта "Кайда минем илем?" документаль спектаклен тәкъдим итте. Тамаша залында өлкән яшьтәге буын вәкилләре дә, укучылар да шактый күп иде. Балаларны тамашадан соң актерлардан осталык дәресләре алу кебек бик мавыктыргыч чара көтте.

Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева тамашачыларны сәламләп, спектакльнең җитди булачагын билгеләде.

“Аның нигезендә ил тарихы, Бөек Ватан сугышының аеруча фаҗигале өлеше – дошманга әсирлеккә эләккән татар-башкорт легионнары язмышы. Биредә патриот-шагыйрь Муса Җәлил образы да бар, аның тоткынлыкта фашистларга каршы алып барган көрәше чагылдырылган. Без спектакльне шагыйрьнең кызы Ләйлә Муса кызына һәм аның оныкларына күрсәттек. Аларның гаиләсендә - нигездә, музыкантлар. Спектакль аларны бик тетрәндерде. Бу – безнең тарих, сызланулы, әрнүле тарих”, – диде Фәридә Бәгыйс кызы.

"Кайда минем илем?" Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә эләгеп, легионда хезмәт иткән Гарәф Фәхретдинов истәлекләренә нигезләнгән. Спектакль чолганышта калып әсирлеккә төшкән солдат – Дим Алишның концентрацион лагерьда күргән михнәтләрен, легион тормышын, Европа илләре аша туган илгә кайту, анда исә “сатлыкҗан” мөһере сугылып, эзәрлекләнеп, түбәнсетелеп яшәгән көннәрен үз эченә ала. Сүзгә, җырга оста булганы өчен аны легионерларга мәдәни хезмәт күрсәтү өчен төзелгән “культвзвод” составына алалар. Әти-әнисеннән алган дини тәрбиясе дә бик ярап куя, бервакыт хәтта мулла булып, икешәр порция баланда алып, үзенең генә түгел, бер төркем иптәшләренең дә тамагын туйдыра ул. Польша һәм Германия территориясендә иркен йөри алу легионерлар арасында яшерен эш алып бару өчен мөмкинлек бирә. Спектакльдәге һәр күренеш, һәр шәхес аша совет солдатының Ватанына тугрылыгы, рух ныклыгы кызыл җеп булып үтә. Ватанпәрвәрлекне фашистның рәхимсезлеге дә, әсирлектәге газаплар да, туган илгә кайткач кагу-җәберләүләр дә какшата алмаган. Кайда минем илем? Газаплы юллар үткән герой бу сорауны төрле телләрдә яңгырата. Хәтта Ватанына кайтып, куллары янә богауланып, зинданнарда хәсрәт күргәндә дә йөрәге “илем” дип тибә.

Төп идеяне ачуда шигырь-җырлар да бик уңышлы сайланган. Спектальдә Лейпциг шәһәре архивыннан табылган язмаларның берсе – Гайнан Кормаш җитәкләгән капелла артистлары башкаруындагы «Ак каен» җыры яңгыравы кульминацион нокта булгадыр, мөгаен. Җанга үтеп керерлек вакыйгалардан тартылган кыл хәлендәге күңел ярсу елгадай ярларыннан ташты...

Чыннан да, башкала тамашысы мәгънәви яктан гаять тирән спектакль карады. Тамаша залында укучы балалар күп булса да, чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Аларның да аңлап, геройлар өчен чын йөрәктән борчылып утыруы бәхәссез иде. Спектакль алар өчен чын-чынлап, “Батырлык дәресе” булды!..
Спектакльдән соң Әлмәт театры артистлары укучылар өчен осталык дәресе үткәрде. Анда Уфаның "Нур" балалар студиясендә, Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар җитәкләгән "Символ" һәм "Өмет", шулай ук, Константин Хабенский студияләрендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар катнашты. Алар Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов, театрның әйдәп баручы актрисасы, хореограф Ләйсән Заһидуллина, яшь актриса, үзен режиссер буларак та сыный башлаган Амалия Мөхәмбәтовадан дәресләр алды.

“Осталык дәресләре үткәрү – безнең театрда бик популяр юнәлеш. Беренчедән, актерларыбыз үзләре баш режиссерыбыз Сәрдәр Таһировскида тренинглар уза. Искиткеч дәресләр! Актерлар алтышар сәгать осталыкка өйрәнә һәм хәзер инде үзләре белгәннәрне балаларга өйрәтә. Бүген алар Уфа укучыларын актерлык осталыгына төшендерә, балалар үзләрен пластика, сөйләм һәм сәхнә хәрәкәтендә сынап карый”, – диде Фәридә Исмәгыйлева.

Башкаланың яшь артистлары сәхнәдә үзеңне тоту, үзаллы һәм төркемдә эшләү серләренә төшенде. Бу чара да бер тында, бер сулышта узды. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсановның ярдәмчесе Ләйсән Сираева актив катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр, “Әллүки” журналлары бүләк итте.

Әлмәт театры коллективы Башкортстанның яшь сәләтләрен үзләренә кунакка чакырды. Балалар да актер апа-абыйларын үз студияләрендә күрәселәре килүен белдерде. Димәк, җылы һәм җанлы очрашулар әле алда да дәвам итәчәк.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас