+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Милләт
24 Апреля , 04:58

Алар — гөлләребезгә тамчы

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Габдулла Тукай әсәрләре буенча “Тукай Уфада” конкурсы узды.

Алар — гөлләребезгә тамчыАлар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы

 Анда республика мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм студентлар катнашты. Мәртәбәле чараны Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды. Аның мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Нурия Халиуллина җитәкчелегендәге эшче төркем моның өчен бик күп көч салган. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан тәкъдим ителгән бу проект Акмулла университетында үткәрелгән “Студентлар аксселераторы” бәйгесенең җиңүчесе булды. Проектның әйдүчесе – 5 курс студенты Алинә Сабитова.

Илеш районының Базытамак урта мәктәбе 9нчы сыйныф укучысы Аделина Байкова (җитәкчесе – Илмера Ахунова) Тукайның Уфада булуы турында тикшеренү проекты язган. Ул аны Казанда узган Халыкара олимпиадада яклап, призер исеменә лаек булган. “Тукай Уфада” республика конкурсы аның чыгышыннан башланды.
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Халидә Галимова мөрәҗәгать итте. Безнең институтта татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында шагыйрьнең шәһәребезгә килүенә 100 ел тулу уңаеннан ачылган “Тукай Уфада” мемориаль кабинеты бар. Укытучылар һәм студентлар аның иҗатын өйрәнү белән бәйле чаралар үткәрә һәм төрле проектларны гамәлгә ашыра. Без әлеге проектның да туган телне саклауда өлеше зур булыр дигән ышанычта”, – дип билгеләде Халидә Халит кызы.

Конкурста Габдулла Тукай әсәрләрен Уфа, Салават, Миякә, Илеш, Дүртөйле, Иглин, Чакмагыш районнарыннан, Уфаның 84нче һәм 65нче татар гимназияләреннән, шулай ук Кушнаренко күпрофильле һөнәри белем бирү колледжы һәм БДПУда укучылар һәм театр коллективлары тәкъдим итте.

Шунысы куанычлы: республика уку йортларында Габдулла Тукай әсәрләренә мөкиббән укучылар күп, алар шигырьләрне үз йөрәге аша үткәрә, аларны сәнгатьле итеп укып кына калмыйча, тамашачыга сәхнә әсәре буларак та тәкъдим итәргә маһир. Алар арасында Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе укучысы Илсаф Местаков, Уфа районының Михайловка авылы мәктәбе укучысы Ризван Мөхәммәдиев, Салават шәһәренең 4нче мәктәбе укучысы Аслан Хәбибуллин, БДПУ каршындагы колледж студенты Денис Макулов, Дүртөйле районының Мәскәү һәм Иванай авыллары мәктәпләреннән Илнар Мөхәммәтҗанов белән Таһир Хәйруллин һәм башкалар бар.
Һәр ярышның җиңүчесе була. Кызганычка каршы, ул – берәү генә. Театрлаштырылган чыгышлар конкурсында быелгы Гран-при Кыргыз-Миякә 1нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары куйган “Эш беткәч уйнарга ярый” тамашасын сәхнәләштерүчеләргә бирелде. (җитәкчеләре – Айгөл Маһиянова, Ралия Гайфуллина).
“Җир яшәрмәс, гөл ачылмас –
төшми яңгыр тамчысы,
Кайдан алсын шигъре шагыйрь,
булмаса илһамчысы?”
– ди Габдулла Тукай. Әлеге бәйгедә милләт гөлләрен ачучы “яңгыр тамчылары”, аның илһамчылары – безнең сабыйлар һәм үсмерләрнең һәрберсе югары осталык күрсәтте. Алар – буыннарны буыннарга бәйләүче алтын җепләр һәм халыкны киләчәккә илтүче алтыннан да кыйммәтлерәк хәзинәбездер.

Резида ВӘЛИТОВА.

Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Алар — гөлләребезгә тамчы
Автор:Резида Валитова
Читайте нас