"Нур" балалар студия-мәктәбенең татар төркеме оештырылуга - биш ел! 24 апрельдә безнең нәни дусларыбызның зур бәйрәме булды. Алар "Нур" театры сәхнәсендә имтихан тотты. Биш ел дәвамында алган белемнәрен, осталыкларын зал тутырып килгән кунаклар, әти-әниләре, дәү әти-әниләре игътибарына тәкъдим итте.
Җылы, ихлас туган тел бәйрәме видеоролик белән башланып китте. Татар төркеменең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина безне кечкенә сәяхәткә әйдәде. Кинотасма булып тезелгән фотоларда “Нур” студиясе балалары катнашкан күпсанлы чаралар, очрашулар, экскурсияләр! Төркеменең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина, актерлык осталыгы, хореография һәм вокал буенча педагоглар Гөлназ Мөхәммәдиева, Лина Ганиева һәм Чулпан Раянова 22 баланың сәләтен, туган тел күнекмәләрен үстерү өстендә генә эшләп калмый, аларның балачагын тәрбияви дә, файдалы да, күңелле дә чаралар белән баету өчен әйтеп бетергесез зур көч сала. Остазлары тырышлыгы белән студиягә йөрүче кызлар һәм малайлар туган тел күнекмәләрен үстерә, сәхнә осталыгы, хәтта рухи-әхлакый, дини тәрбия дәресләре ала.
Чараны дәвам итеп, сүзне яшь актерларлар алды. Алар тамашачы игътибарына беренче зур хезмәтләрен чыгарды – Евгений Шварцның "Югалган вакыт" әкияте буенча куелган спектакльдә уйнады.
Иң элек шунысын ассызыклыйк: “Нур”ның яшь сәләтләре без, журналистлар, күз алдында үсте. Алар катнашкан чараларны “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки” журналы хезмәткәрләре даими яктыртып килә. Кечкенә нурларның сәхнәдә беренче адымнары, тәүге чыгышлары бүгенгедәй хәтердә. Биш ел эчендә балаларның теле шомарган, алар үзләрен сәхнәдә иркен тота, ышандырырлык, тормышчан уйный. Ә ничек оста җырлый һәм бии – бер сулышта, бер команда булып! Остазлары үзләреннән коеп куйган артистлар ясаган, әфарин!
Балалар уйнаган әкиятнең темасы да бик уңышлы сайланган. Көн кадагына сугучы проблема күтәрелгән. Заяга уздырган вакытны һич кенә дә кире кайтарып булмый...
Тамашаны карарга килгән кунаклар “Нур”ның нәни йолдызлары уйнавын бик яратып кабул итте, чыгышларын алкышларга күмде, бүләкләр, чәчәкләр өләште. Коллективны кечкенә юбилейлары белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары редакцияләре исеменнән басмаларның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тәбрикләде. Ул балаларны туган телле итеп үстерү өчен тырышучы әти-әниләргә, педагогларга һәм, әлбәттә, студиядә тырышып татар телен өйрәнүче балаларга рәхмәт белдерде.
– “Нур” театры коллективы күңел биреп, театрның булачак артистларын тәрбияләгән. Мөгаен, яшь сәләтләр сәнгать юлын сайлап, киләчәктә шушы сәхнәдә уйнар. Бу коллектив биш ел дәвамында “Әллүки”не алдырып килә. Алар журналны укып та туган тел нечкәлекләренә өйрәнә”, – диде Фаил Камил улы.
Студиянең сәләтле тәрбияләнүчесе Ясмин Юлъякшинаның сәхнәдә: “Ярый әле “Әллүки"ем бар!” – дигән сүзләр белән журналны кочып алуы спектакль күренеше генә түгел, чынбарлыкның үзе, безнең биш еллык дуслыкның, хезмәттәшлекнең матур бер чагылышы булды...
Динар Кәлимуллин фотосы.