Чит-ят җирләрдә яшәүче кешенең “мәдәни код”ы уянып, ул үз тамырларын барлый, телгә дә ихтыяҗы арта баруын тоя. Әлбәттә, мондый чакларда туган як, туган тел темасына багышланган чараларда катнашу теләге дә көчәя. Күптән түгел Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә “Балалар китабы атналыгы” кысаларында үткән чараларга якташыбыз Ризида Мөхәммәтҗанова да чакыру ала.
Башкортстанның “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының актив әгъзасы Ризида Мөхәммәтҗанова татар телендә шигырьләр иҗат итә, аларга көй язып, үзе башкара да. Ул, шулай ук, әкиятләр дә яза. “Могҗизалар булып тора” – урыс телендә язылган әкиятләр җыентыгы. Әлеге китапка авторның башкаларныкына охшамаган әкиятләре тупланган. Шулай булса да, алар әкият жанрына хас: монда да яхшылык белән яманлык көрәшә һәм миллилек тә тоемлана. Китапның матур рәсемнәр белән бизәлеше балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итә. Менә шуңа күрәдер дә авторны 2025 елда узган “Китап-Байрам” проекты кысаларында узган “Укы! Бел! Матур яшә!” фестиваленә чакыралар. Әлеге фестивальне “Формат-М” нәшрияты III Халыкара китап ярминкәсенең оештыру комитеты чакыруы буенча 30 майдан 1 июньгә кадәр үткәрде. Чара Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Фестиваль арт-терапия өчен уникаль киңлек булып торды, анда балалар иҗат дөньясына чума алды. Шушы фестиваль кысаларында яшь укучылар Ризида Мөхәммәтҗанованың китабында басылган әкиятләр буенча кул эшләре дә башкарган. Автор үзенең китапларын оештыручыларга бүләк итеп бирсә, үз чиратында, алар “күчтәнәч”не Мәскәү һәм Санкт-Петербург китапханәләренә тапшыра.
– Быел “Балалар китабы атналыгы” кысаларында узачак чарага чакыру алгач, ике дә уйлап тормадым, сәяхәткә чыгып киттем. Санкт-Петербургтагы “Спутник” үзәк балалар китапханәсендә мин милли киемдә чыгыш ясадым. Бу балаларга бигрәк тә ошады, алар мине сурәткә төшерергә тырышты. Татар телен аңламасалар да, аны ишетү балалар өчен кызыклы булды. Туган телдә җырлавымны үтенделәр, шулай ук шигырьләремне дә татарча укыдым. Ә инде дәртле бию көен ишеткәч, барысының да биергә төшүен күрү үзе бер куаныч булды, – ди Ризида Ягъфәр кызы.
Мәскәүнең Р. И. Рождественский исемендәге 221нче китапханәсендә дә Ризида Мөхәммәтҗанованы көтеп алалар. Монда да ул балаларның төрле сорауларына җавап бирә, үзе, иҗаты белән таныштыра, татарча җыр да башкара.
– Мондый очрашулар бик кирәк. Балаларның кызыксынуы күзләрендә чагыла. Кем белә, бәлки, менә нәкъ шушы очрашулардан соң алар туган телләрен ныклап өйрәнүгә дә алыныр, – ди Ризида Мөхәммәтҗанова.
Әйе, әкият иле – могҗизалар иле. Тормышыбызда да могҗизалы очрашулар булып торсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА.