+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Милләт
12 Мая , 05:35

Даһи да догага мохтаҗ

Уфаның “Шөкран” мәчетендә бөек әдипкә багышланган Кадер һәм Хәтер кичәсе үтте.

Даһи да догага мохтаҗДаһи да догага мохтаҗ
Даһи да догага мохтаҗ
Республикабыз татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары 24 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында Тукай әсәрләре буенча диктант язган иде. 26 апрельдә – Тукайның туган көнендә оешманың “Мәчеткә юл” проекты кысаларында үзенчәлекле янә бер чара оештырылды. Бөек затыбызның рухына догалар багышлау ниятендә җәмгыять вәкилләре Уфаның “Башкортстан чәчәкләре” бистәсендәге “Шөкран” мәчетенә “Тукай һәм Ислам” дип аталган Кадер һәм Хәтер кичәсенә килде.

Чара күркәм мәчет белән танышудан, аның имам-хатыйбы Булат хәзрәт Сафинның догасыннан башланды. “Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән мәчеткә җир алу да, аны җәһәт төзү дә гел уңай килеп торды, – диде ул. – Чыгымнарны мәхәллә халкы теләп күтәреште, өмәләрдә катнашты, Аллаһ ризалыгы өчен тырышылды”.
 
Очрашуның максатын ачыклап, “Сәхибҗамал” оешмасының шәрәфле рәисе, мөхәррир, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева: “Һәр тарафта Тукайның иҗаты өйрәнелә, шигырьләре яңгырый, бу – бик гүзәл күренеш. Шулай да бакыйлыкка күчкәннәр, даһиебыз Мөхәммәтгариф улы Габдулла да, барыннан да элек, дәвамчы буыннарның догаларына мохтаҗ. Шуңа да аның рухына Коръән аятьләре багышланыр бүген”, – дип белдерде. Ул әдипнең тормыш юлы сәхифәләрен бәян итте, аның Ислам динебезгә мөнәсәбәтенә, “Кадер кич”, “Таян Аллаһка”, “Аллаһ гыйшкы хакына” кебек дини эчтәлекле әсәрләренә аерым тукталды, мөселманлыкка кагылышлы канатлы фикерләрен җиткерде.
 
Мәгариф, матбугат, нәшрият ветераннары, мәртәбәле исем ияләре Флүсә Назаргулова, Тәслимә Вәлиева, Зәлия Ахунованың сәнгатьле, тасвири укуында Тукайның динебезгә өндәгән шигырьләре Аллаһ йортында аеруча тәэсирле булып, зиһеннәрне биләде. Мөнәҗәтләр бәйгесе җиңүчеләре, премияләр лауреатлары, моңлы тавышлы Роза Якупова, Резида Сабитова, Нәфисә Ибраһимованың шагыйрь сүзләренә көйләгән мөнәҗәтләре, халкыбызның тарихи йоласын яңартып, күңелләрне нечкәртте. Танылган шагыйрәләр Дилә Булгакова, Фәния Габидуллина, Фәүзия Гайзаман, Флера Шәрипова Тукайга чиксез мәхәббәт һәм ихтирам белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерде.
 
Зубово бистәсендәге “Раббани” мәчете имам-хатыйбы, Уфаның “Ихлас” мәчете мәхәллә мәҗлесе рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең Төркиянең Истанбул шәһәреннән килгән “Ихлас” вакуфы хезмәткәрләре, дин галимнәре, финанс белгечләре Мөхәммәт Нуртен һәм Ясин Елмаз белән катнашуы кичәнең әһәмиятен көчәйтеп җибәрде, Тукаебыз рухына багышланган Коръән аятен кунаклар үзгә бер аһәңле мәкам белән укыды.
 
Чараны оештыруда ярдәмләшкән Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, күренекле дин эшлеклесе һәм журналист Фатыйма ханым Фаткуллинаның чыгышында ана телебезне – Тукай телен саклауда динебезнең мөһимлеге ассызыкланды.
Икенде намазына азан әйтелүгә җыелучылар, тигез һәм тыгыз сафларда намазга басты.
 
Кунакчыл мәчетнең имам-хатыйбы Булат хәзрәт Сафинга рәхмәт йөзеннән китаплар бүләк ителде, “Сәхибҗамал” идарәсе әгъзасы Фирдинә Зиннәтуллина аңа килешле, заманча түбәтәй кидереп, кул эшләре остасы Римма Әминева мәчет макетын тапшырды. Динебез Ислам яктысында, Тукай рухында нурланган, “Сәхибҗамал” оешмасы “Шөкран” мәхәлләсе мөслимәләре белән бергә үткәргән хозур кичә барчасының күңеленә хуш килеп, куанычлы канәгатьлек биреп, калебләргә дәрт-дарман өстәде.

Динә Мостафина.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас