Җылы, рәхәт халәт, тамашачылар белән якыннан аралашу, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат; җыр-моң һәм, әлбәттә, Шигырь Галиҗәнапләре... 21 апрельдә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең кече залында узган “Тукай яши йөрәкләрдә” әдәби кичәсендә санап үтелгән кыйммәтләрнең барысы да булды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның зур, тирән дөньясына алып кереп, тамашачы күңелендә уйлану-фикерләү, хис-тойгылар уяту өчен, сүз дә юк, талант һәм осталык таләп ителә. Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы коллективы чираттагы чарасы белән кичәгә килгәннәр алдында үзенең нәкъ шундый иҗади сәләткә ия булуын янә раслады.
“Әссәламегаләйкүм” җыры белән башланып киткән кичә “Ак калфак” кызларының Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына кыскача байкау ясау белән дәвам итте. Шагыйрьнең бик иртә өзелгән гомере – гүя, кар астыннан калкып чыгып, бик иртә сулган умырзая чәчәге. Шуңа да аккалфаклыларның “Умырзая” татар халык җырын башкаруы Тукай язмышы турында тын да алмыйча тыңлаучы тамашачыларны тетрәндерми калмады.
Тукай балаларны бик яраткан, аларның эчке дөньясын аңлаган, һәрбер әсәре бала күңеленә хуш килә, тәрбияви. Үзе исән чагында аның балалар өчен 13 китабы нәшер ителгән. Шагыйрьнең шушы юнәлештәге иҗаты белән таныштыруны, әлбәттә, балалар дәвам итте. Бәләбәй татар гимназиясенең “Илһам” малайлар вокал төркеме шагыйрь сүзләренә “Пар ат” җырын җырлап, алкышларга күмелсә, нәфис сүз осталары шагыйрьнең “Кышкы кич” (Элиза Габдрәфыйкова), “Милли моңнар” (Элиза Хафизова) шигырьләрен сөйләп ишеттерделәр, Мәдинә Салихова исә Нурлан Ганиевның “Тукай кирәк” шигырен яттан сөйләде. Әйткәндәй, Мәдинә шушы көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда узган XIII Халыкара олимпиада призеры булды, инде күп уңышларга ирешкән кызны һәм аның укытучысы Люзия Фәттахованы котлыйбыз!
Шушы урында гимназия турында берничә сүз. 2025 елда 30 еллыгын билгеләгән әлеге уку йорты – чын мәгънәсендә Бәләбәйнең татар үзәге. Бүген гимназиядә туган телебездә бәйрәмнәр, кичәләр үтә, шәһәрдә, башка җирләрдә, хәтта Уфада уздырылган чараларда татар гимназиясе укучылары уңышлы чыгыш ясый, олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Бу юлы да кичәдә чыгыш ясаган балаларның үзләрен тотышына, милли киеменә, җырларны һәм шигырьләрне сәнгатьле башкаруына сокландык. Менә кемнәр ул Тукайның бүгенге оныклары!
Кичә буе ирекле микрофон эшләве бик күңелле булды, һәркем шагыйрьнең шигырен сөйли, белемнәре белән уртаклаша, аңа кагылышлы фикерләрен әйтә алды. Шагыйрьнең шигырьләрен Эльвира Суфиянова (“Туган авыл”), Миләүшә Хәйбунасова (“Милләткә”), Гөлфия Ситдыйкова (“Киңәш”), Айсылу Сәетгәрәева (“Китап”) сәнгатьле итеп укып, тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Районның имам-мөхтәсибе Илдар Галиев исә Габдулла Тукайның бөеклеген, аның һәрчак Коръәнгә таянуын, Аллаһка сыенуын, укырга, гыйлем алырга өндәвен сызык өстенә алып, дөньяви һәм дини белем алырга чакырды. Сания Ганиева Тукай тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырып үтте, ә хаклы ялдагы Раил Йосыпов исә “Су анасы”н яттан сөйләп, барысын таң калдырды.
Тукайның бөтен язганы моңлы булуы, аның җыр яратуы мәгълүм. Җыр дулкыннарында тибрәлеп, аның сүзләренә җырчы кызыбыз Зөлфия Әгъзамованың “Бишек җырын” ялгыз башкаруы күңелләрне нечкәртте. Безнең халык, Тукай шикелле үк, тирән моңлы, гаять хисле. Хәмит Дәүләтхуҗинның гармунда үзе уйнап, үзе башкарганда күпләрнең күзләренә яшь эркелде. Маһир гармунчы Әдһәм Шәймөхәммәтов белән кашыкчы Фәнил Зариповның парлап татар халык көйләрен уйнавы кичәгә матур милли бизәк өстәде.
Бер гасырдан артык халкыбызның якты йолдызы, гаделлек һәм хакыйкать сакчысы, рухи таянычы булып яшәүче һәм яшәячәк шагыйрьнең үзе турында һәм аңа багышланган бихисап чәчмә һәм шигъри әсәрләр, гыйльми эшләр язылган, шигырьләре башка телләргә тәрҗемә ителгән, һәйкәлләр куелган. Быел аны бөтен дөнья, Казаннан алып бәләкәй генә авылларга кадәр, аеруча зурлый, олылый. Бәләбәйлеләр дә шул исәптә. Кичәдә шәһәрнең үзәк китапханәсендә илле елдан артык китапханәче булып эшләгән Рәсимә Сәлимова төзегән “Тукайга шигъри чәчәкләр” җыентыгы белән дә танышты тамашачылар. Бу китапка Бәләбәй төбәге авторларының Тукайга багышланган шигырьләре тупланган.
Чара Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган викторина белән дәвам итте. Залда утыручы күпләрнең сорауларга дөрес җавап бирүе, актив катнашуы шатландырды. Күркәм йола буенча, әдәби кичә бөтен залның аягүрә басып, “Туган тел” милли гимнын башкаруы белән тәмамланды.
* * *
Чараны залда утыручылар бик яратты, рәхмәт сүзләре яудырды. “Моны башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә дә күрсәтергә кирәк”; “Матур, җылы, җанлы узды кичә. Килмәгән булсак, Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы күп нәрсәне белми дә калыр идек. Рәхмәт сезгә!” – диючеләр күп булды.
Әйе, “Ак калфак” оешмасы – Бәләбәйдә татарның ак йөзе ул. Эшләп килгән тугыз елда коллектив халык алдына бик күп проектлар-чаралар белән чыкты, тамашачы күңеленә җылылык, матурлык, яктылык-ямь, мәгърифәт таратты, миллилек хисләрен көчәйтте. Шушы елларда күмәк эшкә һәм әлеге кичәгә үз өлешен, йөрәк һәм күңел җылысын салган кызларыбыз-ханымнарны исемләп атыйсым килә. Алар: Лүзия Фәттахова, Резеда Гыйззәтуллина, Сания Ганиева, Гөлфия Ситдыйкова, Айсылу Сәетгәрәева, Альбина Йосыпова, Зөлфия Әгъзамова, Зәйфә Салихова. Һәрдаим балалар белән чараларда катнашучы, таянычыбыз булган Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовларга, шулай ук Әдһәм Шәймөхәммәтовка, Хәмит Дәүләтхуҗинга, татар конгрессының урындагы җитәкчесе Рәсүл Корбан улына рәхмәтлебез.
Тугыз ел буе оешмабызны җитәкләүче Галия Әхмәтшина да макталырга лаек. Аның исеме Бәләбәйдә генә түгел, республикада да киң билгеле. Аллаһка шөкер, көчебез дә, дәртебез дә бар. Без булдырабыз!
Зәйфә САЛИХОВА.