+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
24 Мая , 15:40

“Казан колач җәеп каршы алды!”

“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының район һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре Казан шәһәренә сәфәр кылды.

“Казан колач җәеп каршы алды!”“Казан колач җәеп каршы алды!”
“Казан колач җәеп каршы алды!”
“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясен Татарстан башкаласы ихлас каршы алды. Күркәм һәм көтеп алган очрашулар, мәдәни чаралар, Казан шәһәренең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр – болар барысы да әлеге сәфәрне тагын да бай һәм матур итте. Ике республика арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын бергәләп саклау һәм үстерү юлларын эзләү максатыннан оештырылган бай програмалы бу сәфәр “Башкортстан татарлары конгрессы” бүлекчәләре җитәкчеләренең үзләре өчен дә бик зур әһәмияткә ия булды. Еш кына менә шундый тулы составта җыелышып булмый, ә ике көнлек сәфәр барышында бер-берсе белән якыннан танышу, күзгә-күз карап аралашу, киңәшләшү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булды.
Башкортстан делегациясенең сәфәре Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очрашудан башланып китте. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Шулай ук кунаклар алдында Бөтендөнья татар конгрессының Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча комитет җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чыгыш ясады.
Әлеге очрашу тагын да бер куанычлы вакыйга белән истәлекле булды: милли хәрәкәттә актив катнашучы якташларыбыз, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның бүлекчә җитәкчеләре - Зинчура районыннан Шамил Хәсәнов, Әлшәйдән Гүзәлия Гыйззәтуллина һәм Салават шәһәреннән Клара Сабирҗановага Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медальләре тапшырылды.
Шул ук көнне Иске Татар бистәсенә оештырылган экскурсия үткәннәргә алып кайтты диярсең. Гасырлар буена сакланган архитектура, милли мотивлар, милли рух – барысы да күңелләргә үтеп кереп, горурлык хисләре уятты.
Кич белән кунаклар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Казанга Тукай кайткан” спектаклен карады. Өч сәгатькә якын барган бу спектакль һәркемнең күңеленә хуш килде, һәр күренеш Тукай яшәгән чорга, шагыйрьнең төрле авырлыклар белән тулы тормышына бер сәяхәт кебек булды.
Сәфәрнең икенче көне дә Башкортстаннан килүчеләргә онытылмас мизгелләр бүләк итте. Габдулла Тукай музеена һәм Муса Җәлилнең музей-фатирына бару, андагы экспонатларны күрү, аларның эзләреннән үтү – болар барысы да татар халкының бөек шагыйрьләренең тормыш юллары, иҗат дөньялары белән тирәнрәк танышу мөмкинлеге бирде.
Бу сәфәр, һичшиксез, Башкортстаннан килүчеләр өчен тарихи, рухи һәм мәдәни яктан бик бай булды. Гомумән, Казанга ничә тапкыр гына килеп, шул ук урыннарда берничә тапкыр булуга карамастан, бер сәфәр бервакытта да икенчесенә охшамый. Әлегесе дә үзенчәлекле, истәлекле булды. Әлбәттә, юлның, сәфәрнең уңышлы булуы, тәү чиратта, юлдашларга да бәйле. “Башкортстан татарлары конгрессы” милләт өчен җанын-тәне биреп эшләгән, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен зур көч салган, шул ук вакытта искиткеч талантларга ия булган шәхесләрне берләштергән. Шуңа җыр-моң, шигърият, ихлас аралашу белән үрелеп барган озын юл сизелмәде дә.
Әлеге күркәм сәфәр “Башкортстан татарлары конгрессы”ның арытаба эшчәнлеген яңа биеклеккә күтәрер, дип ышанасы килә. Чөнки ул рух күтәренкелеген арттырды, яңа көч өстәде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА фотолары.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас