Аллаһы Тәгалә кешеләрне генә түгел, барлык тереклекне дә сүз белән яралткан. Соңгы фәнни ачышлар да моны исбат итте. Хайваннарның да тормышы кешеләрнеке белән бердәй икән. Маймыллар, кошлар, бөҗәкләр, хәтта судагы балыклар да үз авазлары белән сөйләшеп-аралашып яши. Я, кем әйтер яфраклар серләшми, күбәләкләр, бал кортлары, кырмыскалар сөйләшми дип? Сөләйман пәйгамбәр: “Әй адәм балалары, без кошлар телен беләбез”, — дигән. Аллаһның кодрәте, хикмәте белән ул кырмыскалар белән дә аралашкан. Аңлашылганча, сүз эчендәге иң мөһим хикмәт – аның җирдәге барлык тереклекнең тормышын алып бару, яшәешен тәэмин итү ысулы булуында түгелме!?
Сүз — сәясәтнең дә, икътисадның да, мәдәниятнең дә хәзинәсе. Хакыйкать. Юккамы соң, патшалар үтерелсә дә, патшалыклар җимерелсә дә, акыл ияләре, ата-бабалар мәҗбүр ителеп, туган төякләрен калдырса да, сүзләрен калдырмаган! Йөрәк түрләрендә саклаганнар һәм буыннан-буынга тапшырганнар!
Башкортстан Фәнни кече академиясе кысаларында лингвистика буенча оештырылган конкурс искә төшә. Анда ап-ак чәчле телче галим Суфиян Поварисов: ”Сүзләрне белергә, яратырга кирәк. Кешеләрнең бер-берсенә әйткән сүзләре зур әһәмияткә ия. Һәркөн әйтелгән яисә ишеткән сүзләр сиңа да, башкаларга да йогынты ясый. Шуңа күрә сөйләме матур да, эчтәлекле дә булсын өчен кеше гомере буе эшләргә тиеш. Сүз дөньясы — төпсез диңгез. Ул дөньяга чума барган саен яңадан-яңа сүзләр туа”, — дигән иде.
Үзебезнең кәефкә, эшчәнлегебезгә нәрсә тәэсир итә? Һичшиксез, алар күп. Әмма күбрәге — сүз, кешеләр белән аралашу. Адәм баласы көн саен дистәләгән, йөзләгән кеше белән бәйләнешкә керә. Ә һәркемнең үз сүзе. Үз әдәбе. Үз холкы. Үз әхлагы. Ул пыскып янган яшәү, эшләү дәртен кабызып та җибәрергә, яки дөрләп янган утны, кабынган очкыннарны бер мизгелдә юк итәргә дә мөмкин. Борынгы заманнарда риторика фәнен укытканнар, сүзнең хикмәтенә төшендергәннәр, сүз сәнгатенә өйрәткәннәр. Адәм баласы сүзгә рәхәттә дә, кайгыда да мохтаҗ. Шуңа кешеләрне гомер буе сүз, аның аша аралашу серенә өйрәтү мөһим. Аеруча, бүгенге яшьләребезне.
Кешеләрне тәүге сүзләре белән үк туган оясы үз кочагына ала. Әниләрнең җылы бишек җырлары, изге догалары, иркәләп-назлап уятулары, тәмле йокыга озатулары...
Хәтергә балачагым искә килә. Ишле, тату гаилә. Сигез бала — 6 малай һәм 2 кыз. Ике зурнәй. Икесе дә тәмле, йомшак телле. Үтә сабыр холыклы, озын гомерле булдылар. Берсе – 98, икенчесе 104 яшькәчә яшәделәр. Ике гасырның михнәтен дә, рәхәтен дә татыган әбекәйләр. Тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, әмма гаиләдә аларга карата булган игътибар, җылы караш, ихтирам, тәмле сүз, ни гаҗәп, һичкайчан үзгәрмәде. Балаларым, оныкларым алдында менә шушылар мине бүген бәхетле итә.
Бүгенгедәй күз алдымда. Район үзәге Балтачтан, 8 чакрым араны җәяүләп үтеп, Әниф абыем кайтты.
— Зурнәү, хәлләрең ничек? Әйдәле, бергәләп чәй эчәбез.
— Рәхмәт, улыкаем. Бәхетең артсын. Инәкәчең мине эчерде инде.
— Әйдә тагын... миңа иптәшкә.
Ә монысы — ерак зурнәебез, яраткан, көтеп алган кунагыбыз. Мәрхүм абыемның шундый чагы да һич онытылмый. Баянының каешын иңенә сала да:
— Зурнәү, биеп алабызмы? Әйдәле! – ди.
Тегесе дә юморга бай, позитив карчык иде. Таягына таянып, тыпырдап алган була. Шаяру катыш “Әссәә!” — дип тә өстәп куя.
Искә төшсә, бүген дә күңелләр тетрәнә, күзләр чылана...
Үкенечкә каршы, тормышта барысы да ал да гөл булмый. Төрле хәлләр була. Фикер каршылыклары. Нәтиҗәдә, бәхәсләр. Дорфалык. Әхлаксызлык. Ямьсез сүзләр. Соңыннан — үкенүләр. Әйе, бәхәс үзара мөнәсәбәтне ачыкларга тырышудан. Әмма ул үкенүләр калдырырлык булмасын. Гафу итә белү ул – рухи байлык, аның алтын ачкычы. Аны табу өчен адәм баласы барлык җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш.
Бөек бул син, бәндәм,
Гафу итә бел син, адәм,
Үпкәләүдән, рәнҗештән
Өстен бул син, бәндәм.
Иң куркынычы, иң зур гөнаһ – гайбәт сүзләр. “Ут агачны ничек ашый, гайбәт сүзләр гайбәтченең изге гамәлләрен шулай юкка чыгара. Ә аның эшләренең савабы гайбәтен саткан кешегә күчә”, диелә бер хәдистә.
Флидә Галиева,
“Әнием” мәчете мөгаллимәсе.
Балтач районы,
Мишәр авылы.