+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
24 Июня , 06:15

«Мин башкортча сөйләшәм» фестиваленә килегез!

Уфада 26 июньдә башкорт теле фестивале узачак.

«Мин башкортча сөйләшәм» фестиваленә килегез!«Мин башкортча сөйләшәм» фестиваленә килегез!
«Мин башкортча сөйләшәм» фестиваленә килегез!
Агымдагы елның 26 июнендә Уфадагы Арт-КВАДРАТ киңлегендә «Мин башкортча сөйләшәм» башкорт теле фестивале үтәчәк.
Бу телне, музыканы, иҗатны һәм заманча башкорт мәдәниятен берләштергән зур мәдәни чара.

Фестиваль open-air концерт форматында узачак һәм башкорт телен заманча музыка, җанлы аралашу һәм мәдәни бәйләнешләр аша популярлаштыру мәйданчыгына әвереләчәк. Проектның төп максаты — башкорт теленең хәзерге шәһәр мәдәниятендә дә табигый аралашу теле булуын күрсәтү.

Фестиваль тарихы 2019 елда башланды, быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Чара төрле яшьтәге кешеләрне туган тел һәм мәдәният тирәли берләштерүен дәвам итә. Аеруча 2024 елдагы фестиваль уңышлы үтте. Аның аның кысаларында белем бирү һәм ижади мәйданчыклар, осталык дәресләре, театр постановкалары, шигъри чыгышлар оештырылды. Көн дәвамында катнашучылар башкорт халкының йолалары, шөгыльләре һәм мәдәнияте белән танышты, ә кичке open-air концертына 8 меңнән артык кеше җыелды. Фестиваль киң танылу тапты һәм республикада башкорт телен популярлаштыруның заманча форматларына зур кызыксыну булуын исбатлады.

«Мин башкортча сөйләшәм” фестивале башкорт теленең заманча, чагу һәм яшьләр тормышының аерылгысыз өлеше була алуының ачык мисалы. Быел без музыкаль программага аеруча зур игътибар бүләбез, чөнки музыка туган телгә һәм мәдәнияткә кызыксыну уятуның иң нәтиҗәле юлларының берсе. Безнең максат башкортча сөйләшүнең табигый, кызыклы һәм абруйлы булуын күрсәтү», — дип билгеләде Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы директоры Гөлназ Йосыпова.

2026 елда оештыручылар проектның музыкаль өлешенә төп игътибарны юнәлтә. Кунакларны башкорт телендә иҗат иткән заманча башкаручылар катнашлыгындагы зур ачык һавадагы концерт һәм осталык дәресләре көтә. Музыка, иҗат һәм җылы мохит аша фестиваль башкорт теленә кызыксынуны арттыруга, яшьләр арасында туган телнең уңай образын формалаштыруга һәм заманча милли мәдәниятне үстерүгә ярдәм итәчәк.
Керү ирекле.

Керү ирекле.

Фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.

Оештыручылар: «Чәчәннәр үзәге» оешмасы, Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәр округы хакимияте.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас