+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Милләт
30 Июня , 05:10

Ак яулыклы әбекәйләр

Алар юксындыралар, хәтта төшләргә керәләр...

Ак яулыклы әбекәйләрАк яулыклы әбекәйләр
Ак яулыклы әбекәйләр


Республикада шундый уңай бер күренеш бар: ватанпәрвәр шәхесләр, һәвәскәр тарихчылар көче белән байтак авылларның язма тарихы булдырыла, шәҗәрәләр яңартыла, авыл китаплары нәшер ителә. “Атайсал” проекты бу хәрәкәтне аеруча җанландырып җибәрде.
Бүздәк районының Түреш авыл биләмәсендәге Түбән Чатра авылы тарихын ветеран-укытучы Гөлфинә ТАЙЧИНА туплаган һәм китап итеп бастырган. Авылның бер гасырлык тарихы архив документларында, эчтәлекле фотоларда чагылыш таба һәм шәхси истәлекләрдә халыкчан телдә бәян ителә.
Тиздән авылның 100 еллыгына багышланган бәйрәм көтелә. Авыл бәйрәмен шулай ук Гөлфинә Нуррахман кызы оештыра. Аның гаиләсе (балалары, оныклары ) туган төбәкне төзекләндерү, саклау өчен күп көч куя.
Сезнең игътибарга “Түбән Чатра авылы тарихы” китабыннан җылы бер өзек тәкъдим итәбез.

 

Авылымның әбекәйләре! Һәр­бер йортта ялгыз әби бар иде, дисәм дә ялгышмам. Каһәр суккан сугыш аларны сыңар канатлы иткәндер инде. Киткәннәренә күпме вакыт узса да, инде үземнең картлыгым бусагада басып торса да, барыбер юксындыралар, онытмадыгызмы әле, дигәндәй, төшләргә дә килеп керәләр.
Хөрмәт итә, ярата идем үзлә­рен. Үзләре дә мине якын күрәләр иде. Укыган чорда – каникулга, соңрак эш башлагач, ялга кайтып төшсәм, әллә каян күреп, белеп алалар да берәм-берәм хәл белергә керә торганнар иде. Тәмле телләрен дә кызганмыйлар: “Авылга ямь кереп китте син кайткач”, – дигән булып, күңелне күтәрәләр. Яшь кенә булсам да, үзләрен күчтәнәчләр белән чәйләр эчергән булып, сөйләшеп, күңелләрен күрә идем. И аларның әйбәт­лекләре! Ягымлы, йомшак итеп сөйләшү­ләре! Әйткән сүзләре онытылмаган, күңелгә язылып калган.
Шуны еш хәтерлим: берәр килешмәгән, җитешмәгән ягыңны әйтәселәре килсә, тота-каба ябышмыйлар. “Ачуланма, балакай! Кызның анасы кырык, кырык беренчесе чыбык”, – дип, ипләп кенә, җайлап кына башлыйлар иде сүзне. Исәнләшеп үтсәң дә рәхмәт әйтеп, мактап, теләкләр теләп озатып калалар иде. Гомер буе ялгызлык ачысын татып яшәүләре, тормыш көтүләре җиңел булмагандыр бит инде аларга! Юк, күңелләре кырысланмаган, ташка әйләнмәгән. Бер кешегә зыян китермичә, сукранмыйча, сыкранмыйча, тыныч кына гомер кичерделәр, берәм-берәм тыныч кына бу фани дөньялардан китеп тә бардылар. Авыр туфраклары җиңел булсын!

И әбекәйләр-бәгырькәйләр,
Изгелекле кеше идегез.
Булганына шөкер итеп,
Тыныч кына гомер сөрдегез.

Түздегез агына-карасына,
Ялгызлык ачысына.
Кайгы диңгезләрен дә
Кичтегез сабыр гына.

Сабырлыгыгыз савап булып,
Баргандыр үзегезгә.
Аллаһым урын биргәндер
Җәннәт түреннән сезгә.

Гаҗәпләнерлек, уйланырлык та, сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйм әле. Авырып китсәм, төшемә керәләр, ап-ак яулыкларын ябынып, чиста-пөхтә киенеп, үзебезнең капка төбенә тезелешеп килеп басалар. Баштарак шикләнеп тә куя идем, алырга килделәр микән әллә, дип. Соңыннан сынадым: алар төше­мә керсә, киресенчә, хәлем яхшыра.
Якыннан белгәннәремнең, кереп хәл белешеп йөргәннәрнең исем­нәрен дә искә алып китәм.
Урам буена бик чыгып йөрергә яратмаган уң як күршебез Сания әби тыныч, йомшак табигатъле, тавышсыз-тынсыз гына, әкрен генә, келтер-келтер, чисталык-пөхтәлек бөркелеп торган өендә хуҗабикә­лек итәр иде. Мин аның бер тапкыр да тавышын күтәреп кычкырганын ишетмәдем. Ындырына мал кереп тулса да, аларны әкрен генә, йомшак кына эндәшеп куар иде. Бәбкәсен тилгән алып киткәндә дә, ишетелер-ишетелмәс кенә тиргә­нер иде. Мин белә-белгәннән бирле Сания әби мәктәптә җыеш­тыручы булып эшләде. Мәктәп ишеген ачып килеп кергәндә үк чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора иде. Буялмаган коридор идәннәре сап-сары итеп юылган. Сыйныф бүлмәсенә үтәсең – мич ягылган, җылы, рәхәт. Бер тузан бөртеге күрмәссең – парталар, тәрәзәләр, идәннәр ялт итеп тора. Сания әбигә Рая исемле кызы ярдәмләшә иде. Менә шулай, андый кешеләр онытылмый, матур гамәлләре белән күңелдә саклана.
Сул як күршебездә Дамир һәм Рәшит исемле уллары белән Мәфрүзәттәй яшәде. Дүрт-биш яшьлек бала булсам да, аларны яхшы хәтерлим. Шул кечкенә чагымда гына күреп калдым да инде мин аны. Соңыннан кияүгә чыгып, күрше Аблай авылына күченеп китте. Шулкадәр дә балалар ярат­кандыр инде, алардан чыкмый да торган идек. Килеп керсәк, җиләк кайнатмасы ягып, икмәк телеме булса да тоттыра иде.
Мәфрүзәттәй күчеп киткәч, алар урынына Мәсгуть абый белән Сәгыйдә апа килеп урнашты. Сәгыйдә апа шулкадәр дә матур хатын иде. Туган авылының исеме дә исемдә калган, бездән ерак түгел Почкак авылы кызы ул. Курчак кебек биш кыз, бер малай анасы. Аларның өй эчләре дә, Сәгыйдә апаның үзе кебек матур, чиста-пөхтә, юылган-җыелган, бөтен җир ялт итеп торыр иде. Ул чор кешеләре арасында авылда аның кебек әдәби китаплар укыган кешене башкача хәтерләмим. Шуңадыр, кызлары да китап белән нык дус булды.
Безгә бер генә өй аша Мәргубә әби яшәде. Ул кечкенә буйлы, курчак кебек матур гәүдәле иде. Түм-түгәрәк зәңгәр күзләре гел елмаеп торган кебек иде. Үзе кебек кечкенә генә салам түбәле йортын курчак кебек тота иде. Билендә – һәрвакыт алъяпкычы, актан-ак, пакьтән-пакь сөлгесен иңенә салган булыр. Соңгы тапкыр күрүемдә тагын да кечерәеп калган гәүдәсе тире дә сөяктән генә булса да, үзе һаман хәрәкәттә иде әле, урамда таягын тотып бәбкәләр куып йөри иде. Кайткан саен күчтәнәч кертә идем үзенә. Бу юлы да кулымдагы төргәкне алды да, калтыранган куллары белән аркамнан кагып куйды. Шатлык хисе дә югалмаган, күзләреннән яшь бөртеге дә күренеп калды. Икенче кайтканымда атап алып кайткан күчтәнәчемне бирә алмадым, кайтып киткән иде мәңгелек йортына. Гел генә уйлыйм, ничә яшьләр булды икән үзенә, йөз яше тулган булгандыр, тулып узмаган булса...
Чапырыш күрше әбекәй – Сабирәттәй. (Авылда Сабиралар өчәү булганлыктан, “Нурзый Сабирасы” дип йөртәләр иде). И ярата идем үзен! Ачык йөзле, киң күңелле, гел кеткелдәп көлеп кенә сөйләшер иде. Урта буйлы, ябыграк гәүдәле булып исемдә калган. Чиста-пөхтә итеп киенеп, сыңар кулын артына куеп йөри торган гадәтен гомер буе ташламады. Инәкәйләр гомергә керешеп, хәл белешеп йөрделәр. Безгә алардан сукмак салынган иде. Йомышка гел аларга йөгерә идек. Ничә керсәң дә, йомышны үтәми чыгарганын хәтерләмим.
Хәдичә әби бездән ерак түгел, урамның икенче ягындагы иске генә, тәбәнәк, моңаеп утырган сыман йортта яшәде. Өе кебек, үзе дә моңсу гына, салмак кына атлап, уз уйлары белән үзе сөйләшеп йөри сыман тоела иде. Гомер буе ялгыз яшәгән әбинең уйлары аз булмагандыр инде... Исемдә, гомер буе Хәмзә исемле улын көтте. Авылдашларның сөйләгәннәре хәтеремдә калган, бәбкәен-бәгырькәен яшь чагында интернатка тапшырган булган икән. Мин унынчыны тәмамлаган елда улыкае – Хәмзәсе кайтып китте. Бүләккә алып кайткан соры төстәге трикотаж кофтасын бер дә өстеннән салмады. “Хәмзәм алып кайтты”, – дип сыпырып утырганы әле дә күз алдымда.
Маһый әбине искә алмау мөмкин түгел. Матур, чиста-пөхтә итеп киенеп алыр иде дә, ташка баскандай, көненә бер тапкыр урамны урап чыгар иде. Һәм бер тапкыр да безгә кермичә калмас. Ул матур киемнәрне Азиядән Зоя исемле кызы кайтара, ди торган иде инәкәй. Шулай булгандыр. Яулыгын авылча, дүртпочмаклап бәйләп куймаса, аны шәһәр корткасы, дип әйтеп булыр иде. Хәдичә әби белән күрше яшәделәр. Аларның апалы-сеңелле икәнлеген күпме гомерләр үткәч кенә белдем. Маһый әби какча гына, матур, җиңел гәүдәле иде, ә Хәдичәттәй, киресенчә, озын буйлы, таза гәүдәле, авыр сөякле булып истә калган. Охшаш яклары да хәтеремдә, сөйләшкәндә икесе дә, ирен кырыен сыпырып куялар иде.
Гөлҗиһан һәм Фәрхиҗиян әбиләр, апалы-сеңелле булып, кара-каршы йортларда яшәделәр. Фәрхиҗиян әби әйтәсе сүзен, өздереп, боргалап-сыргалап тормыйча, туп-турыга әйтеп куяр иде. Эшкә дә батыр иде үзе, ирләр рәтеннән тырышып-тырмашып йорт корды. Ике кошчыгын – Айсылу белән Альбертны – җил-яңгыр тидермичә, ялгызы үстерде. Айсылу әнисенең нигезен ташламый, әни истәлеге дип, кайтып, йортының хәлен белеп тора. Гөлҗиһан әбинең ораторлык сәләте искитмәле иде. “Оратор” дигән кушаматы да бар иде бугай. Вәт сөйли иде, ичмасам! Уку эләккән булса, бер депутат та аңардан өстенлек ала алмас иде. Үз фикерен дөрес итеп әйтеп тә бирә, сөйләгәннәренә оста итеп нәтиҗәне дә чыгарып куя иде.
Ленинград блокадасының мәхшәрен күреп, исән калган герой әби ул. Яшь чагында вербовка белән торф чыгарырга китеп, чол­ганышта торып кала. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр сузылган чол­ганышта калган 2,5 миллион кешенең берсе – без белгән, авылыбызда гомер кичергән Гөлҗиһан әбиебез. Эштән туктамавы аркасында гына исән кала, чөнки эшләгән кешеләргә көненә 250 грамм ипи бирелә. Ул кияүгә чыкмаган, тик ялгызлыктан бервакытта да зарланмады, ди торган иде инәкәй. Соңгы елларда инәкәй белән бер-берсенә дус-иптәш булдылар, кунарга да еш кала торган иде. Гөлҗиһан әбигә шуның өчен кайткан саен рәхмәт укый идем.
Каршыбыздагы Ширгазина Фәтхияттәйнең (Ишми Фәтхиясе) биш буын нәсел җебен күреп беләм. Әтисе белән әнисе – Зәкия әби һәм Ишми бабай, озын-озак гомер кичереп, бергә картайдылар. Кечкенә чагымда инәкәйгә ияреп кич утырырга керә идем үзләренә. Исемдә, Зәкия әби, без килеп керү белән, самавырын көйрәтеп җибәрә дә, соңыннан ярты гәүдәсе белән сандыкка чумып, ирләр кулъяулыгына дүртпочмаклап бәйләнгән кечкенә төргәкне тартып чыгара. Төенен көчкә чишеп, миңа аксыл төстәге шакмаклы бер кәнфит алып бирә. Ә мин, ашарга оялып микән, аны уч төбемдә кысып тотып, эретеп бетә идем. Уч төбемне ялап утырганым хәтерем­дә. Кечкенә чагымнан менә шундый истәлек.
Икенче Фәтхияттәйне дә искә алып китим әле. Иптәше Вәли исемле булып, “Вәли Фәтхиясе” дип йөртәләр иде. Үзләренең кызлары бер бөртек кенә бала бул­гангамы, туган тиешле кеше­ләреннән Гали исемле ул алып үстерделәр. Улыбыз – терәгебез булсын, диделәр микән? Дәвамы­быз, догачыларыбыз калсын, дигәннәрдер инде. Улы Гали, Фәтхияттәйне акыллы, тыныч табигатьле, мәрхәмәтле киленле, тупылдап торган өч оныклы итте дә, үзе мәңгелек йортына яшьли генә китеп тә барды. Авыр туфраклары җиңел булсын.
Сул яктан чапырыш күршебез Кәримә әби озын буйлы, төз гәүдәле, башын югары тотып, чис­та-пөхтә киенеп йөри иде. Аякларын чалыштырыбрак атлап, үз турларыннан ерак китмичә, каз бәбкәләре саклап йөргәне күз алдымда калган. Ул әбекәй кешегә кереп йөрмәде. Үземнең дә аның белән сөйләшкәнемне хәтерләмим. Тыштан караганда, бәхетле карчык итеп күрә идем үзен. Эчендә ниләр булганын үзе генә белгәндер инде. Улы белән килене тәрбиясендә яшәде. Исмәгыйль абзый авыл бригадиры вазыйфасын башкарды, килене Зәйтүнә апа йомшак табигатъле, матур күңелле, чибәр хатын иде. Кәримә әбинең без бәләкәй чакларда ук яше байтак булгандыр, дип уйлыйм. Аннан соң да бик озак яшәде.
Кемдер – үзенең эшләгән гамәле, кемдер – үзенчәлекле төс-кыяфәте, кылган игелек-изгелеге, ә менә кемдер әйткән сүзе белән хәтердә уелып кала. Зиннәткамал әбинең исемен телгә алу белән, ул кайчандыр әйтеп, халык теленә кереп киткән сүзләр тезмәсе күңелгә килә. Көтү куганда, халыкка печәнгә төшәргә рөхсәт ителгәнен ишетеп керә дә, йоклап яткан балаларын: “Беттек, Һадый, тор, Әлфинә, йөгер, Әсгать! Күл буендагы печәнне чабып беткәннәр”, – дип пырылдатып, балаларын уяткан, имеш. Авылда аның кебек тиз итеп сөйләшкән башка кеше юк иде. Менә бит, кемдер ул сүзләрне ишетеп, элеп алган да селкеп салган – халык теленә тапшырган. Безне инәкәй иртән еш кына шул сүзләр белән уята иде. Бүген дә яши Зиннәткамал әбинең ул сүзләре. Былтыр авылга кайткач, Зәбирә апа йоклап ятканнарга шулай эндәшкән иде, и рәхәтләнеп көлеп, искә алдык әбекәйне. Шәп сөйләве генә түгел, уңганлыгы, җитезлеге, чисталыгы, кешеләргә әйбәтлеге белән дә күңелгә кереп калган.
Шушы урында улы Һадый абзый килене Фәридә апаны да искә алып китим әле. Матур кешеләр иде. Әби алар тәрбиясендә яшәде. Һадый абзый бик тәртипле, акыллы кеше иде. Мин аның бервакытта да эчеп, тартып, сүгенеп йөргәнен күрмәдем, ишетмәдем. Аларның өйләре тыштан да, эчтән дә матур, каралты-куралары шулкадәр дә чиста-пөхтә, каралган булыр иде. Фәридә апа белән чөкердәшеп кенә, тату яшәделәр. Кыска гомер кичерсәләр дә, күңелдә матур, якты кешеләр булып истә калдылар. Менә шулай, әйбәт кешеләр, үзләре киткәннән соң да, күңелдән китмиләр. Бердәнбер уллары Илдар йорт-нигезнең утын сүндерми, кайтып карап, төзекләндереп, яңартып тора. Элекке кебек, бүген дә йортлары балкып утыра.
Авылда аларны беркем дә начар сүз белән искә алмас. Сүзем Гөлсемтәй белән Хаҗгали бабай турында. Үзләренә бирелгән гомерне тыныч кына, кычкырышмыйча, даулашмыйча, кешеләргә каты бәрелмичә яшәгән кешеләр бит алар. Гөлсемтәй авылда үз кадерен белгән бердәнбер хатын-кыз булгандыр. Үзен карап кына, матур итеп киенеп, тыныч булып, салмак атлап, елмаеп йөрер иде. Исемдә, инәкәй минем каш йолыкканымны күрсә: “Гөлсем әбиең кебек гомер буена йолкырсыңмыни, куерып чыга бит ул”, – дип тирги торган иде. Шуннан искә ала идем, чынлап та, Гөлсемтәй картайганда да, кашын матур итеп, кыйгач калдырып йолкып йөри иде. Болай да шалкан кебек ап-ак битенә, без яшь чакларда биткә ягып йөри торган “Снежинка” кремын сөрткәне исемдә калган. Башына япкан яулыклары төрледән-төрле, матур була торган иде аның. Менә шулай, һәр кеше үзенең бер ягы белән хәтердә уелып калган. Ә менә Хаҗгали бабай безнең очта коедан су ташыган бердәнбер ир-ат иде. Су ташуны хатын-кыз эше дип, оят саныйлар иде бит ул заман ирләре. Гөлсемтәйнең кадерен белеп яшәгәндер, аңа каршы бер сүз әйтмәгәндер ул! Урыннары җәннәт түрендәдер, андый кеше­ләрне Аллаһ та белә, бәндә дә белә, диюем.
Мин үз урынымда дигән сыман, тау булып утыра иде ул. Башын югары күтәреп, салмак кына, нык басып, горур кыяфәттә атлап килер иде урамнан. Шушы җирдә туып-үскән, тормыш корган, унбер балага канат биреп очырган, күкрәгенә “Ана даны” медален кадаган әбиебез нишләп әле башын аска иеп йөрергә тиеш?! Колхозы­бызның беренче рәисе Әхъяр бабайның җәмәгате Сабирәт­тәй әнә шундый булып истә калган. Әйтәсе сүзен дә җайлап, үткәреп, уйлап кына әйтер иде ул. Матур, тату, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Йортлары да авыл башында горур булып, күкрәк киереп, балкып утыра иде. Авылда югалган йортны күрсәм, күңел гел әрнеп куючан. Берчак кайтып төшсәм, үзебезнең очтагы шушы матур йортның нигез урыны да юк, тип-тигез. И авыр булды күңелгә... Ышанмыйча, барып урап килдем... күңелем тулды... Шуңар­дан соң озак кайтмый тордым микән, икенче кайтуымда урынына яңа йорт тергезгәннәр. Колхоз төзегән икән. Күрү белән күңелгә “Изге урын буш тормый” дигән әйтем килде.
Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп китим әле: авылда калып, колхозыбыз басуларында армый-талмый хезмәт куйган егетебез Сәгыйть Хаҗиев гаиләсенә тапшырганнар бу яңа йортны. Бәрәкәтле булган бу йортның нигезе, әлеге хуҗалары да барлыкта, муллыкта, җитеш тормышта яшиләр. Ә бакчаларында Сабирәт­тәй белән Әхъяр бабай утырткан юкә һаман да исән, алар рухына бер истәлек булып шаулап үсә.
Рәхимә әби турында бер авыз сүз язмыйча үтеп китә алмыйм. Бигрәкләр матур күңелле, кешеләр­не яратып, һәркем белән йомшак итеп, җайлап кына сөйләшер иде. Бервакытта да, беркемгә дә кычкырып сүз әйтмәгәндер ул. Оста­бикәлә­ргә хас иплелек, мәрхәмәт­лелек, игелеклелек бөр­келеп тора иде үзеннән. Авылдашларым бүген дә хәтерли, соңгы елларны Коръән укып, иман нуры таратып йөргән әбекәй ул авылыбызда.
Шәмсинур, Маһира әбиләр, Нәзкияттәй беркемгә зыян итмичә яшәүче, сабыр, тыныч әбекәйләр булып хәтеремдә калган.
...Әйбәт кешеләр үзләре киткән­нән соң да күңелдән кит­миләр, хәтердә яшиләр. Әбекәй­ләрнең барысына да хас булган тагын бер матур якларын язмый китә алмыйм. Аларның күбесе киленнәренә каенана булып яшәде бит әле. Каенана белән киленнең бозылышып, ызгышып, ямьсез­ләшеп, урамга чыгып бер-берсен сөйләп йөргәнен беркайчан да ишетмәдем. Язмамны укыган чит кешеләр, каян килгән бу кадәр “идеаль” әбиләр, диярләр, бәлки. Ә менә авылныкылар, һичшиксез, килешерләр минем белән. Һәрбер кеше – үзе бер китап, гафу итсеннәр мине берүк, барысы турында да бөртекләп язып бетерә алмыйм. Менә шушы язганнарым киткән­нәрнең барысына да дога булып барсын, дип чын йөрәктән әйтәм. Аллаһы Тәгалә әхирәттә җәннәт рәхәтләрен насыйп кылсын үзләренә!

Гөлфинә ТАЙЧИНА.
Бүздәк районы,
Түбән Чатра авылы.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас