+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
7 Июля , 04:05

“Ул чын татар зыялысы”

Якташыбыз, танылган диктор, Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин хакында шулай диләр

“Ул чын татар зыялысы”“Ул чын татар зыялысы”
“Ул чын татар зыялысы”
         Моңа кадәр әле мондый кызыклы заман булмагандыр. Менә әйтик, Татарстан радиосы дикторы Тәлгать Хаматшин көн саен эфирда тапшырулар алып бара. Тыңлап торган кеше, шушы җәйге челләдә көннәр буе студиядә ничек утырмак кирәк, мескенкәем, дип, кызгана торгандыр инде. Юк, дуслар, тапшыру барган вакытта Тәлгать бакчасында кыярларга су сибеп йөри, үтеп барышлый түтәлдән җиләк өзеп каба. Аннары өенә керә дә Интернетны ялгый. Әһә, почтасына хат килгән! Яңа тапшыруның тексты. Тәлгать аны укып яздыра да, Татарстан радиосына җибәрә. Икенче көнне тавышы тагын эфирда яңгырый.
        Тәлгать Хаматшин Казанда яшәгән елларында гел туган җирен сагынды, хаклы ялга чыгу яше җитеп, шактый гына эшләгәннән соң, түзмәде: 2018 елда кендек каны тамган туфрагына – Башкортстанның Бүздәк районына кайтып төпләнде. Галимнәр тарафыннан “ана телебезнең саф эталоны” дип бәяләнә торган мондый кабатланмас дикторның, дистә еллар буе тәҗрибә туплаган белгечнең эштән китүенә үзебезнең дә йөрәк сыкрады, тыңлаучыларыбыз да риза түгел иде. Шуңа күрә тиз генә җыендык та, тавыш яздыру өчен кирәкле җиһазларны Тәлгатьнең өенә илтеп урнаштырдык. Шуннан бирле ул “Бүздәк студиясен”нән торып, Татарстан радиосы дулкыннарында сөйли.

        Тәлгать белән танышу 1990 елда мин радиога эшкә килгән көнне булды. Яшьлек дустым Заһид Мәхмүди балалар өчен тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир булып эшләп, шактый ук тамыр җибәргән кеше буларак, мине бүлмә саен йөртеп, мондагы кешеләр һәм эш тәртибе белән таныштырып чыкты. Менә дикторлар бүлмәсенә чират җитте. Түрдәге тәрәзә янында ыспай гәүдәле, ягымлы йөзле бер кеше аягүрә тора. Заһид аны берничә сүз белән бәяләп тә куйды: “Бу – Тәлгать абый! – диде ул. – Хаматшин! Диктор. Әйбәт кеше!..”
        Чыннан да, Тәлгать шәп кеше булып чыкты. Ничәмә-ничә еллар бергә эшләп, мин аның дорфаланганын күрмәдем. Хезмәттәшләренә, хәтта бик тыгыз чакларда эч пошырып редакциягә шылтыратучыларга карата да итагатьле була белде ул. Үтә тәртипле, үтә зәвыклы булуы аркасында, елмаерга мәҗбүр иткән чаклары да булды. Күз алдына китерегез: Тәлгать Хаматшин студиягә хәбәрләр укырга керергә җыена. Бу эшнең гадәт кенә түгел, йола дәрәҗәсенә җиткән тәртибе бар. Башта ул болай да чебен таеп егылырлык шома туфлиен майлап-чистартып ала, аннары өс-башын тәртипкә китерә, күлмәк якасын төзәтә, чәчен пөхтәләп тарап куя.
        – Тәлгать абый, нигә бу кадәр интегәсез, телевизор түгел, бу бит радио, барыбер туфлиегез күренми? – дип аптыраша яшь журналистлар.
       Тәлгать дәшми, кәгазьләрен барлый да, студиягә юнәлә. Дәшми, чөнки белә: вакыты җиткәч, үзләре төшенер.
       Без дә кайчандыр аның бу гадәтенә аптырый идек, вакыты җиткәч аңладык. Эфирга чыгар алдыннан ул үзенең өс-башын, тышкы кыяфәтен генә түгел, шул рәвешчә күңелен, зиһенен дә тәртипкә китерә икән, ләбаса! Бу инде, җәмәгать, тыңлаучы алдындагы җаваплылыкны тою, дип атала. Әйе, Тәлгать Хаматшин дигән диктор үзенең һөнәренә үтә җаваплы карый. Бирелгән текстны ул төбенә төшеп аңламыйча, андагы һәр җөмләнең, сүзнең мәгънәсен ачыкламыйча торып, эфирга чыкмый. Ул – диктор да, үтә таләпчән редактор да.
      Безгә сәеррәк булып тоела торган бик тә әйбәт бер ягын әйтми калмыйк: аның акчасыз йөргән чагы булмады кебек. 1990 елларда, хәтерлисездер, берара хезмәт хакын айлар буе алалмыйча тилмердек. Гел Тәлгатькә әҗәткә керә идек. Кире борып чыгарганын хәтерләмим. “Аның гаиләсе юк, ялгыз башына акча күп кирәкми, шуңа күрә күп аның акчасы”, – дигәннәрен дә, башка фаразлар да ишеткән булды. Юк, акчасы күп түгел Тәлгатьнең, күңеле киң аның! Ул да нәкъ безнең кебек казна эшендә эшли, нәкъ безнең кебек хезмәт хакы ала. Арабызда гаиләсезләр аннан башка да җитәрлек. Тик менә бездәге акча никтер бик тиз тотылып бетә, ә аңа җитә, әле бурычка да биреп тора. Моның сере гади генә булып чыкты. Тәлгатебез тормыш авырлыкларын нык күреп үскән малай икән бит. Әнкәсе Сания апага, балаларының тамагын туйдыру өчен ерак авылларга барып эшләп йөрергә туры килгән. Тәлгатьнең сөйләгәне булды, беренче сыйныфка укырга яланаяк барган ул. Нишлисең, кияргә юк. Нәкъ шул көнне, каяндыр акча юнәтеп, ата-анасы шәһәргә ботинка алырга киткән булган. Шуны ишеткәч кенә укытучылар яланаяклы малайны кайтарып җибәрмичә, укырга калдырган. Ризыкның кадерен белү, акчаны саклап тоту балачагыннан ук аның канына сеңгән. Менә ни өчен беркайчан да акчасыз йөрмәгән Тәлгать.
Ул малай вакытында ук Татарстан радиосына гашыйк була. Их, үсеп җитсәң иде дә, менә шул абыйлар кебек радиодан сөйләсәң иде, дип хыяллана. Һәм көннәрнең берсендә диктор Фоат Галимуллинга хат яза. Булачак галим ерак бер авылдан килгән хатны игътибарсыз калдырмый, диктор булу өчен бик күп укырга, белем тупларга, телне өйрәнергә, дикцияне камилләштерергә кирәклеген әйтеп җавап яза. Әнә шул көннән гади авыл малае Тәлгатьнең диктор Тәлгать Хаматшинга әверелү юлы башланып китә. Дөрес, аңа әле башта Уфа университетын тәмамларга, армия сафларында булып кайтырга, район гәзитендә тәрҗемәче, радио журналисты булып эшләргә туры килә. Казанга ул диктор буларак өлгереп килә, Татарстан радиосы үткәргән конкурста аңа тиңнәр табылмый.
       Тәлгать Хаматшин халкыбызның күңел тарихына кабатланмас бер шәхес булып кереп калыр, мөгаен. Менә бер нәрсәгә генә тукталыйк. Татарстан радиосында озак еллар эшләп, ул “Татарстанның халык артисты” дигән мәртәбәле исемгә лаек булды. Моңарчы безнең арада күрелмәгән хәл бу! Гадәттә андый исемнәрне сәхнәдә зур казанышларга ирешкән затлы җырчыларга, театр актерларына бирәләр. Ә монда – диктор!
       Инде әйтсәм, әйтим, Тәлгать Гали улының шушы күпьеллык хезмәтен чын мәгънәсендә батырлык дисәк тә ярыйдыр. Карап торышка гади генә, тыйнак кына, күтәрелеп каты сүз дә әйтә белмәгән әлеге кешенең эче тулы көрәш дәрте. Әйе, ул гомере буе туган телебезнең сафлыгы өчен көрәшеп яши. Һәр җөмләнең, һәр сүзнең дөрес әйтелеше өчен көрәш юлында үз-үзенә карата гаять дәрәҗәдә таләпчән. Бәхетебезгә, Татарстан радиосында Тәлгать Хаматшин дәвере әле дәвам итә.
       Тормыш мәшәкатьләре арасында чын йөрәктән чыккан сүзләрне әйтеп өлгереп тә булмый, шуңа күрә каләм ярдәмендә әйтик: “Рәхмәт сиңа, дустыбыз Тәлгать! Фидакарь хезмәтең, туган телебез сагында батырларча сафта булуың, кылган игелекләрең өчен рәхмәт. Син чын татар зыялысы нинди булырга тиешлеген үз үрнәгеңдә күрсәтеп яшисең. Без дә халыкка менә шулай хезмәт итә алсак иде!”

Нәсим АКМАЛ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас