+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Милләт
8 Июля , 03:05

"Оныкларыма иман байлыгы телим"

Танылган яучы Роза Сябитова шәхси сәхифәсендә куанычлы яңалык җиткерде.

"Оныкларыма иман байлыгы телим""Оныкларыма иман байлыгы телим"
"Оныкларыма иман байлыгы телим"
Ул үзенең күптән түгел дөньяга килгән оныгын мәчеткә алып барып, исем куштырган. Исем кушу тантанасы Щёлково шәһәренең Җәмигъ мәчетендә узган.

«Минем оныкларыма ныклы иман байлыгы, сәламәтлек теләп, әлеге йоланы үткәргән Руслан хәзрәткә бик зур рәхмәт», - дип язды бу хакта тапшырулар алып баручы.

Популяр яучының ике оныгы бар. 2022 елның июнендә аның кызы Ксения Мирослава исемле кыз бала тапкан иде. Ә 2025 елның ноябрендә аның Михаил исемле улы туды. Ксениянең икенчегә йөкле булуын Сябитова гаиләсе соңга кадәр сер итеп саклады. Бәби туарга берничә көн кала гына Ксения үзенең язылучыларына тиздән тагын бер тапкыр әни булачагын әйтте. Роза Сябитова сүзләренчә, кызын тагын бер бәби алып кайтырга нәкъ тә менә ул күндергән.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/roza-syabitova-onygyna-macetta-isem-kustyrgan-5879973
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас