Объект Р-240 Уфа-Ырынбур трассасының 234нче километрында урнашкан.
Төзекләндерү проекты парковка зонасы булдыруны, асфальт юллар салуны һәм яктырту системасын урнаштыруны үз эченә ала. Мәйданчыкта истәлекле объектлар: «Шахтер» скульптурасы һәм «Күмертау шәһәрен беренче төзүчеләргә» монументы урнаштырылачак. Шулай ук арт-объект «Картадагы нокта», стационар бинокль, вандалларга каршы урам җиһазлары һәм кирәкле инфраструктура урнаштыру каралган. Проектны гамәлгә ашыру тиз темпта һәм барлык сыйфат стандартларын үтәп бара.
— «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» проекты безгә шәһәр территорияләрен төзекләндерергә мөмкинлек бирә. Инде хәзер үк күзәтү мәйданчыгы, эшләр әле алып барылуга карамастан, күп кенә шәһәр халкы өчен җәлеп итү үзәгенә әверелде. Социаль челтәрләрдә уңай шәрехләр күрәм, кешеләр фикер алыша, һәм бу шатландыра. Тиздән без яңа төзекләндерелгән объект белән мактана алырбыз дип ышанам, — диде Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Олег Астахов.
Фото: Фото: Күмертау шәһәр округы хакимияте