Матурлык һәм сәләт бәйгесенең төбәк этабы финалын “Татарча фатирник/Аулак өй” татар яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырды. Конкурста катнашу өчен егермедән артык гариза килгән. Финалга Илмира Шәрәфетдинова, Әдилә Тимербаева, Дарина Ергизова, Гөлназ Кашаева чыкты.
Чарада Казан кунаклары да бар иде. Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең башкаручы директоры Алмаз Хәлиуллин Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиевның сәламнәрен җиткерде.
– “Татар кызы” бәйгесе – Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Ул инде күптән зур бер милли хәрәкәткә әйләнде. Бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән кызлар катнаша. Ул 2011 елдан алып үткәрелә. Конкурсның финалы узган елны җиңү яулаган кыз яшәгән төбәктә уза. Быел ул Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабад шәһәрендә узачак. Бүген без сезнең белән халыкара “Татар кызы-2026” бәйгесендә Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк кызның исемен беләчәкбез. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телибез, – диде Алмаз Хәлиуллин.
Быелгы бәйгенең жюри рәисе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин булса, халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең башкаручы директоры Алмаз Хәлиуллин, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, “Татарча фатирник/Аулак өй” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Алинә Сабитова, “Татар кызы-2024” бәйгесенең Башкортстанда жиңүчесе, халыкара бәйгенең финалчысы Алсу Дәүләтшина жюри әгъзалары булды.
Бәйгене үткәрү урыны, катнашучы кызларның жюри һәм тамашачылар каршына стильләштерелгән милли киемнәрдә чыгуы конкурсның яшьләр алымы белән үткәреләчәген алдан ук тоемларга булышлык итте. Әйе, элегрәк Башкортстанда “Нәүруз гүзәле”, “Татар кызы” буларак үткәрелгән әлеге бәйге өченче ел инде яңа форматта уза.
Бу юлы да финалда катнашучы кызларга төрле бәйгеләр әзерләнгән иде. Һәр катнашучы кыз үзе хакында видеоязма тәкъдим итте. Тәтешле районының Шулган авылы кызы Гөлназ Кашаева быел М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, балалар бәйрәмнәрен оештыручы булып эшли. Шигаре: “Башкалар өчен кояш булып, үзеңә дә ихлас балкы”.
Иглин районының Карамалы авылы кызы Илмира Шәрәфетдинова – Уфа Фән һәм технологияләр университеты студенты. Ул бию белән шөгыльләнә, “Хатирә” халык ансамбле солисты, рәсем ясау һәм вокал белән кызыксына. Аның шигаре: “Гаиләм – минем ныклыгым, ә туган телем – минем көчем”.
Уфа Фән һәм технологияләр университетының икенче курс студенты Әдилә Тимербаева – Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылы кызы. Ул “Клиник психология” белгечлеге буенча белем ала. “Тамырларым – минем көчем, киләчәгем – үз кулымда!” шигаре белән яшәүче кыз волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша, психология белән кызыксына, татар мәдәниятен өйрәнә, китап укырга, гаилә белән вакыт үткәрергә ярата.
Бүздәк районының Әмир авылы кызы Дарина Ергизова – М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты. Ул “Педагогик белем (татар теле һәм урыс теле)” белгечлеген үзләштерә һәм бер үк вакытта Уфаның 23нче мәктәбендә эшли. Дарина – “Азатлык” татар яшьләре берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе. “Үзең якты кеше булсаң, сиңа бернинди караңгылык та куркыныч түгел” шигарен үз иткән кыз шигырьләр дә яза. Шулай итеп, “Визитка” конкурсы аша кызлар белән таныша алдык.
Аннан соң конкурсантлар иҗади чыгышлар тәкъдим итте. Монда кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Гөлназ белән Илмира татар биюе белән чыгыш ясады, Дарина – үзе иҗат иткән тирән мәгънәле “Туган телемә” шигырен, Әдилә Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигырен укып ишеттерде.
Арытаба бәйге кулинар конкурс белән дәвам итте. Монда инде кызлар токмач кисте, һәркем үзенең осталыгын, уңганлыгын күрсәтте.
Интеллектуаль конкурста исә бәйгечеләрнең татар телен белү, фикерләү кебек яклары ачылды. Бәйгедә катнашучылар Башкортстан татарлары, татар халкының тарихы, әдәбияты, милли киемнәре хакындагы сорауларга җавап бирде, үз фикерләре белән уртаклашты.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Уфа кызы, бүген Татарстанның фольклор музыкасы ансамбле солисты Кадрия Исламованың чыгышы ямь өстенә ямь булды һәм көчле алкышларга күмелде. Илсинә Халитова башкаруындагы җыр да тамашачыларның күңеленә хуш килде, күпләр аңа кушылып җырлады.
Быелгы бәйгенең җиңүчесе дип Гөлназ Кашаева танылды. Ул Казанда узачак конкурсның ярымфиналында Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк.
– Бәйгедә катнашучы кызларга бүләкләр әзерләүдә ярдәмләшкән, осталык дәресләре, тренинглар үткәргән партнерларыбызга зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез, – диде “Татарча фатирник/Аулак өй” татар яшьләре оешмасының җитәкчесе Алинә Сабитова.
Чараны Раил Вафин һәм Регина Сәлимгәрәева матур итеп алып бардылар.
Әлеге бәйгедә катнашучы кызларга уңышлар телибез. Халкыбызның киләчәге милләтпәрвәр яшьләребез кулында икәнлеген аңлап, алар туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, үзләренең балаларына да җиткерер дигән өметтә калабыз.
Зөһрә ИСЛАМОВА.