+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
7 Сентября , 11:30

«Мин башкортча сөйләшәм» фестивале узды

Стәрлетамакта оештырылган фестивальдә 30 мең кеше катнашты.

«Мин башкортча сөйләшәм» фестивале узды«Мин башкортча сөйләшәм» фестивале узды
«Мин башкортча сөйләшәм» фестивале узды

5 сентябрдьә Стәрлетамакта «Мин башкортча сөйләшәм» фестивале үтте. Шәһәргә 260 ел тулуга багышланган бәйрәм программасы чикләрендә оештырылган open-air концерт башкорт телен, заманча музыканы һәм шәһәр мәдәниятен бер сәхнәдә берләштерде.

Сәхнәдә башкорт рок-музыкасының  “Бүреләр” легендар төркеме, дәртле җырлары белән BABY Ti һәм тамашачыларның яратҡан хитларын башкаручы Тимур Ямалов чыгыш ясады. Тимур Ямаловның җырларын тамашачылар бергәләп җырлап, концертның иң чагу мизгелләренең берсен булдырды.

«Мин башкортча сөйләшәм» фестивале Стәрлетамакта беренче  тапҡыр үтте һәм шәһәр халкын музыка, мәдәният һәм башкорт теле тирәсендә берләштерде. Фестивальне Динара Гәлләмова һәм Салават Заманов алып барды. Җырлар, биюләр һәм күтәренке кәеф белән тулы кисәдә Стәрлетамак халкы башкорт теленең шәһәр мохитендә ничек иркен һәм табигый яңгырый алганын тагын бер тапкыр күрсәтте. Фестивальдә 30 мең кеше катнашты.

 

Фото: Башкорт теле үстерү һәм саклау фонды.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас