+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Спортны үстерүгә быел 195,8 миллион сум юнәлтеләчәк

Башкортстан “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт -- тормыш нормасы” дигән төбәк проектын гамәлгә ашыруга быел федераль казнадан якынча 195,8 миллион сум акча алачак.

Башкортстан “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт -- тормыш нормасы” дигән төбәк проектын гамәлгә ашыруга быел федераль казнадан якынча 195,8 миллион сум акча алачак.
“Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” дигән төбәк проектын гамәлгә ашыруга министрлык федераль бюджеттан 195,8 миллион сум акча алырга исәп тота. Бу акча профильле спорт мәктәпләренең футбол кырлары өчен ясалма өслек, спорт җиһазлары сатып алуга, кече спорт мәйданчыклары булдыруга тотынылачак”, - дип хәбәр итә республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.
Шулай ук, ясалма өслекле һәм җиңел атлетика юллары булган футбол кырларын, Русия җыелма командалары өчен спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы спорт оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтүне модернизацияләү планлаштырыла.
Физкультура белән даими шөгыльләнүче гражданнар санын арттыру өчен киңкүләм спорт чаралары оештырылачак, урам тренажерлары урнаштырылачак, йөгерү һәм йөрү юллары корылачак. Шулай ук, Башкортстан районнарында ГТО комплексы нормативларын үтәүгә әзерлек өчен урамнарда 22 спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
2019-24 елларга исәпләнгән “Демография” гомумдәүләт проекты биш федераль проектны үз эченә ала: “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме”, “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт -- тормыш нормасы”. Якындагы алты елга аларның гомум бюджеты 3,1 триллион сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: үткән елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: