+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Эшкуарларга ярдәм күрсәтү дәвам итә

Уфада үткән чарада бу өлкәне борчыган бик күп мәсьәләләргә ачыклык кертәчәк.

16-17 июльдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында урта һәм кече бизнеска милек буенча ярдәм күрсәтүгә багышланган "түгәрәк өстәл" җыелышы үтә.
Чарада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре тикшерелә. Әлеге юнәлеш буенча эшләүче әйдәүче экспертлар бу өлкәдәге соңгы яңалыклар белән бүлешә һәм Русия базарында булган тәҗрибә белән уртаклаша.
Әлеге чара Русия Президенты билгеләгән "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында үтә.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас