Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән 12 гомумдәүләт проекты арасында кече эшкуарлыкны үстерү юнәлеше дә бар.
Республикада бу юнәлештә бар куәтенә эш бара да инде. Атап әйткәндә, район-шәһәрләрдә үткән "Эшкуар сәгате"ндә шушы мәсьәлә даими күтәрелә.
Мәсәлән, Краснокама районында күптән түгел үткән "Эшкуар сәгате"ндә орлык һәм үлән эшкәртү мәсьәләләре тикшерелде. Чарада катнашучылар кайбер проектларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәме кирәк булачагын әйтте. Шулай ук анда сөт заводындагы кайбер мәсьәләләр, ипи пешерү буенча гамәлгә ашырылачак проектлар да игътибарга алынды.