+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Программада катнашып, фатирлы бул!

Башкортстанда "Жилстройсбережения" дигән республика программасында катнашучылар саны арта.

Башкортстанда "Жилстройсбережения" дигән республика программасында катнашучылар саны арта.
Агымдагы елның дүрт аенда "Жилстройсбережения" программасына 3 меңнән артык кеше кушылган.
Бүгенге көнгә программада гомум катнашучылар саны 6,5 мең кеше тәшкил итә.
- Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында без агымдагы елның 1 мартыннан программада катнашу шартларын гадиләштердек, элегрәк анда ташламалардан файдаланучы гражданнар гына катнаша ала иде. Моннан тыш, республика Хөкүмәтендә финанслау бюджетын 2,5 тапкыр арттыру турында карар кабул ителде, - ди Башкортстанда ипотека-туплау механизмнарын һәм программаларын үстерү дирекциясе җитәкчесе Евгений Декатов.
Агымдагы елдан республика бюджетыннан әлеге программаны гамәлгә ашыруга 235 миллион сум юнәлтеләчәк.
Белешмә:
"Жилстройсбережения" программасы төбәктә 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул берничә этаптан тора. Аның беренче этабында гражданнар "Сбербанк", яисә "Уралсиб" банкларында программа буенча исәп ачып, анда 3 яки 6 ел дәвамында акча салып бара.
Икенче этапта түбән процент ставкасы белән ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, республика бюджетыннан программада катнашучыларның исәбенә аена 3 мең сумга кадәр субсидия кереп бара.
Беренче льготалы ипотека кредитын катнашучылар 2017 елда алды. Бу вакыт эчендә 1600 гаилә торак шартларын яхшыртты. Агымдагы елның май аеннан катнашучылар 6 ел дәвамында тупланма ясаганда, елына 5,5 процент белән ипотека кредиты алалачак.
Башкортстанның әлеге тәҗрибәсен Русия Төзелеш министрлыгы да хуплаган һәм башка төбәкләргә дә кертү юлын карый.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#Регпроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас