Бүген Уфаның "Акбузат" ипподромында "Җәйләү" башкорт кымызы этно-фестивале башланды.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән 12 гомумдәүләт проекты арасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү юнәлеше дә бар. "Җәйләү" башкорт кымызы этно-фестивале дә нәкъ әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Бәйрәмгә Башкортстан районнарыннан кымыз җитештерүчеләр җыелды, алар Уфага үз продукциясен алып килгән. Чарада кымыз җитештерүчеләрнең җыелышы һәм аларны укыту да үтәчәк. Шулай ук, алар бәйгедә көч сынашып, үзләренең кымызын республикада иң яхшысы дип таныту мөмкинлегенә дә ия булачак.
Программада этно-ярминкә, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре, этно-ихата һәм балалар зонасы оештырылган. Кымыз-бар һәм чәй белән ял итү зонасы, шулай ук "Ашмаркет" ашамлыклар фестивале дә бар.
Иртәгә фестиваль дәвам итәчәк. Анда гаилә белән "Терра Башкирия" ат спорты турнирының чираттагы этабында ат чабышларын карарга була.
Бу хакта тулырак: https://kumysfest.ru/