+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Борынгы 600 китап санлаштырылачак

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутинРеспубликаның Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” проектын тормышка ашыру кысаларында борынгы 600 китапны санлаштырачак. Ел саен Милли электрон китапханәгә булдыру өчен 100 данәне санлы форматка күчерү планлаштырыла.

Республиканың Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” проектын тормышка ашыру кысаларында борынгы 600 китапны санлаштырачак. Ел саен Милли электрон китапханәгә булдыру өчен 100 данәне санлы форматка күчерү планлаштырыла.
Быел Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә сайтында “Китап комарткылары” бүлегендә кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге XX гасыр башында чыккан, туган якны өйрәнүгә багышланган 100 китап һәм дәүләт биремен үтәү кысаларында янә 50 китап урнаштырачак.
Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Даут Юлтый һәм башкаларның беренче нәшер ителгән әсәрләре ул. Башкортстан халкының теле, мәдәнияте һәм көнкүреше үсеше хакында бәян итүче әдәбият та тәкъдим ителәчәк.
Әлеге вакытта сканер аша үткәрелүче берничә китап Театр елына багышланган һәм безнең республикадагы театрлар үсеше хакында сөйли.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: