“Экология” гомумдәүләт проекты урманнарны яңартуга һәм табыш алуга юнәлеш бирә
Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указына ярашлы, гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шушылар арасында “Экология” дип аталганы да бар. “Урманнарны саклау” федераль программасы әлеге гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла. Башкортстанда бу программаны гамәлгә кую буенча күләмле эшләр планлаштырылган. Шушы эшләрне нәтиҗәле итү максатыннан узган атнада республика урман хуҗалыкларына махсус яңа техника тапшыру тантанасы булды. Дәүләт учреждениеләренә – 50 берәмлек техника бүленде. Башкортстан Хөкүмәте ел ахырына кадәр янә 100 миллион сумлык урман хуҗалыгы техникасы сатып алачак.
Илебездә 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Җир шарындагы урманнарның 22 проценты Русиядә. Безнең урманнарның 42,7 проценты техник җитлеккән дип исәпләнә. Ә инде республика урман фондына килгәндә, ул — 56,3 миллион гектар, ягъни Башкортстан территориясенең 38 процентын били, бездә яшәүче һәркемгә 1,5 гектарга якын урман туры килә. Барлык агач запасы — 708 миллион кубометр.
Күренекле татар язучысы Туфан Миңнуллин студентлар белән очрашуда “Шагыйрь кем ул?” дигән сорауга болай дип җаваплаган иде: ”Каен урманын күз алдына китерегез. Берәү, каенга карап, шәп балта сабы юынып була моннан, ди. Икенче берәү, тормышны күргән кеше, шушы каеннар арасында тын юлларым иркенәеп китә, ди. Өченче кеше исә каенны үзенең зифа буйлы, яшел шәлен ябынган сөйгәне белән чагыштыра. Өченче кеше, әлбәттә, шагыйрь”. Чыннан да, урман — агач һәм муллык чыганагы булу өстенә, тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик һәм икътисади иминлек нигезе дә.
Әлеге вакытта без, урманнар — муллык чыганагы, дип авыз тутырып сөйли алмыйбыз. Чөнки Башкортстан урманнарының икътисадтагы өлеше 1,6 проценттан артмый. Урман хуҗалыгы тармагы предприятиеләренең тулы куәткә эшләмәве нәтиҗәсендә, казна ел саен салымнар рәвешендә генә дә 1,5 миллиард сум акча югалта. Республикада төзелеш материалы буларак киселергә тиеш агачлар-ның өчтән беренә генә ихтыяҗ бар. Бу бик аз. Мәсәлән, урман тармагы елына 14 миллиард сумлык табыш китерә. Әгәр дә мөмкинлекләр тиешенчә файдаланылса, бу санны 100 миллиардка җиткереп булыр иде. Белгечләр фикеренчә, тармакның бүгенге хәле җитештерү куәтләренең заманнан артта калуы белән аңлатыла.
Урман хәзерләүчеләр югары технологияле автоматлаштырылган комплекслар сатып алган очракта, дәүләт чыгымнарның яртысын күтәрәчәк. Шушы максатка 2022 елга кадәр 600 миллион сум бүлү каралган.
Файдалануга яраклы агачның өчтән бер өлешенә генә ихтыяҗ бар, дидек. Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренүенчә, агач хәзер-ләү мөмкинлекнең өчтән бере белән чикләнә. Әлеге вакытта, башлыча, ылыслы агачка гына ихтыяҗ зур. Ә башка төр һәм картайган агачка хуҗа юк диярлек. Шулай ук төзелеш материалына дип киселгәненең дә 60-70 проценты гына эшкә яраклы дип табыла, калга-нының беразы утынга алынса, күпчелек калдык беркемгә дә кирәкми. Калдыкларны эшкәртеп, кулланышка кертүне җайга салып кына тармактагы хәлне уңай якка үзгәртергә мөмкин. Әйтергә кирәк, ылыслы гына түгел, ә Башкортстанда үсүче башка төр агач калдыкларын да эшкәртеп, заманча төзелеш материаллары чыгаруда уңай төсмерләр күренә башлады. Якын арада агач эшкәртү, агач материаллар җитештерү күләмен 40 миллиард сумга җиткерү максаты куела.
Үз вакытында “Кроношпан” предприятиесен төзү зур бәхәсләр тудырган иде. Әмма тормыш бу предприятиенең икътисади һәм экологик нәтиҗәлелеген исбатлады. “Кроношпан-Башкортостан” компаниясенең Уфада агыч-йомычка плитәләр (ДСП һәм ДВП) җитештерү буенча Европадагы иң куәтле комплексы файдалануга тапшырылды. Ул 1 миллион кубометр продукция чыгаруга исәпләнгән. Бу предприятие киләчәктә ел саен 1,85 миллион кубометр плитәләр җитештерәчәк. Чимал исә тулысынча диярлек Башкортстан урманнарыннан ташылачак. Шунысын да билгеләү мөһим: биредә җитештерелгән материаллар үзе-бездә генә түгел, ә чит илләр базарында да зур ихтыяҗ белән файдаланыла.