“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында офтальмоскоп республика балалар клиник дәваханәсенә, 17нче шәһәр клиник балалар дәваханәсенә, 2,3,4,6нчы балалар поликлиникаларына кайтарылган.Офтальмоскопия күз алмасын эчтән тикшерергә мөмкинлек бирә. Процедура күп вакытны алмый, пациентка авырту тудырмый. Җайланма ярдәмендә күрү патологияләрен дә, кайбер башка авыруларны да ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, бөерләр җитешсезлеге, шикәр диабеты, туберкулез, гипертония.