+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Предприятиеләр модернизациягә 30 миллиард сум юнәлтәчәк

Башкортстан предприятиеләре производствоны модернизацияләүгә һәм аның экологиялелеген арттыруга 2024 елга кадәр 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтәчәк. Шулай ук “Экология” проекты буенча һаваның сыйфатын яхшырту максатыннан газ-мотор транспорты сатып алыначак, дип хәбәр итте Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.

“Саф һава” төбәк проекты эшләнде, анда атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту күздә тотыла. Биш ел эчендә башкарылачак чараларга 32 миллиард сум тотынылачак.
Моннан тыш, газ-мотор ягулыгында эшләүче 74 автобус сатып алу планлаштырыла, алар Уфа буенча йөриячәк. 4 газ станциясе төзеләчәк. Башкортстан Сәнәгать министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер төбәктә автомобильләргә газ тутыру буенча 16 компрессор станциясе эшли, 2022 елга кадәр аларның санын 33кә җиткерү планлаштырыла.
Гомумдәүләт проекты кысаларында Салават, Сибай һәм Учалы шәһәрләрендә атмосферага автоматлаштырылган мониторинг үткәрү пунктлары барлыкка киләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас