М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакльләрен Интернетта быел туры эфирда трансляцияләү планлаштырыла. Бу “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнә һәм театр сәнгатенә кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди учреждение директоры Иршат Фәйзуллин.
- Гомумдәүләт проекты буенча 2024 елга кадәр без тамашачылар санын 15 процентка арттырырга, шулай ук ерак авылларда яшәүчеләрдә театр сәнгате белән кызыксынуны тәэмин итәргә тиеш. Спектакльләребезне онлайн-трансляцияләү шул вариантларның берсе булачак, бу бушлай түгел, әмма театр билетына караганда арзанрак. Идеяне тормышка ашыру өчен белгечләр эзләячәкбез, - дип сөйләде ул.
Бу мәдәният учреждениесе аудиториясен киңәйтергә һәм сәнгатьне популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте директор. Театр спектакльләренә билетлар 350-400 сум тирәсе тора, анда елына 110 меңнән артык тамашачы йөри. Шулай ук планда театр музеен санлаштыру да бар.
“Музейда актерларның портретлары, спектакльләрдән костюмнар, афишалар, төрле эскизлар куелган. Шулай ук актерларның досьесы саклана, коллекция ХХ гасырның 30нчы елларыннан башлана. Анда актер, аның роле, фоторәсемнәре һәм башкалар турында язылган гәзитләр дә бар”, - ди Иршат Фәйзуллин.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.