+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юл участогын дәүләт комиссиясе кабул итте

Кушнаренко районында төбәк әһәмиятендәге Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы III категорияле автомобиль юлын ремонтлау эшләре агымдагы елның маенда башланган иде.

Кушнаренко районында төбәк әһәмиятендәге Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы III категорияле автомобиль юлын ремонтлау эшләре агымдагы елның маенда башланган иде.
Берничә ай дәвамында барган юл участогын ремонтлауга 30 эшче, 15 берәмлек техника җәлеп ителде. Юлга асфальт түшәлде, Купай авылы янында тукталыш павильоны урнаштырылды, юл билгеләре ясалды. Бүген әлеге юл участогын төзекләндерүдән соң дәүләт комиссиясе кабул итте. Урында юл лабораториясе эшләде.
“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда Башкортстан буенча 151 объектта эшләр башкару планлаштырыла. Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 24 автомобиль юлы участогы, муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәренең 55 участогы (Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Уфа, Кырмыскалы, Кушнаренко, Стәрлетамак районнары) ремонтланачак.
Быел Уфа агломерациясенәдә – 70, Стәрлетамакта 50 километр тирәсе автомобиль юллары норматив стандартларына җиткереләчәк.
Моннан тыш, проект кысаларында юл билгеләре, барьерлар, тротуар һәм җәяүлеләр өчен коймалар, светофорлар урнаштыру каралган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото-, видеофиксацияләү буенча 20 комплекс, 3 берәмлек автомат үлчәү-габарит контроль пункты, 6 интенсивлык датчиклары урнаштырылачак.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас