+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сәламәт һәм озын гомерле булу күз уңында тотыла

24-30 августта илнең башкаласында "Мәскәүдәге озын гомерлелек" проекты үтә.

Әлеге чара кысаларында зумба буенча дәресләр, инглиз телен өйрәнү һәм скандинавча җәяү йөрү оештырылачак.
Атнага якын дәвам итәчәк бу зур чара Президент Владимир Путинның гомумдәүләт проектларында билгеләнгән "Демография" өлешенә ярашлы башкарылачак.
Чарада катнашучыларга гимнастика, йога белән шөгыльләнү оештырылачак. Бәйрәм кысаларында, шулай ук, быелгы уңышны чагылдыручы күргәзмәләр, иҗатка бәйле осталык дәресләре, концертлар һәм башка чаралар үтәчәк.
Әлеге чараларның һәркайсы сәламәтлекне ныгытуга, гомерне озайтуга багышлана.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас