+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров селектор киңәшмәсендә чыгыш ясады

2 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмалар төзелешенә багышланган селектор киңәшмәсендә чыгыш ясады. Мәскәү өлкәсе Красногорск колледжында оештырылган «IT-колледж» компетенцияләр төбәк үзәгеннән видеоконференция форматында аны Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

2 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмалар төзелешенә багышланган селектор киңәшмәсендә чыгыш ясады. Мәскәү өлкәсе Красногорск колледжында оештырылган «IT-колледж» компетенцияләр төбәк үзәгеннән видеоконференция форматында аны Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
Премьер-министр «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында илдә масштаблы төзелеш җәелдерелүен, һәр баланың заманча мәктәптә бер сменада уку мөмкинлеге булуын ассызыклады. Өстәвенә, узган ел гына да укучылар саны 1 миллион кешегә диярлек арткан.
Яңа урыннар булдыру, өченче сменаны бетерү, авыл җирендә мәктәпләр төзү өчен 2016-21 елларда федераль бюджетта берлектә финанслау шартларында төбәкләргә 200 миллиард сум тирәсе акча каралган.
Федераль финанслауны җәлеп итеп төзелгән объектларның берсе - Уфаның «Яркий» микрорайонында ачылган 162нче «Смарт» күппрофильле мәктәбе. Аның мәйданчыгында Радий Хәбиров селектор киңәшмәсендә катнашучыларга республиканың яңа уку елын ничек каршы алуы турында сөйләде.
- Башкортстанда бүген 1 319 мәктәп үз ишекләрен ачты. 488 мең укучы парта артына утырды. Шуларның 55 меңе - беренче сыйныф укучысы, - диде Радий Хәбиров. - Мин әле «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән мәктәптә. 1000 урынга исәпләнгән зур мәктәп бу. Ул республикада чит телләр һәм туган телләр тирәнтен өйрәнеләчәк беренче полилингваль уку йорты булачак дигән карар кабул иттек. Шуңа күрә бүген кәефебез бик яхшы.
Проект мәгарифне үстерү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Республика тарихында бер ел эчендә 21 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы булдырылганы юк иде. Нәкъ менә шундый эш күләмен хәзер башкарабыз.
- Рәхмәт, Радий Фәрит улы. Без дә сез атаган саннар турында ишетүебезгә бик шат. Дөресен генә әйткәндә, йөрәк сөенә. Күптән түгел Башкортстан кебек зур республика масштабында да, Русиянең кечкенә субъектларында да моны үз алдына да китерүе кыен иде. Ләкин бу хәзер гомумдәүләт проектыңярдәмендә башкарыла. Шуңа күрә безнең котлауларыбызны кабул итеп, бу яңа мәктәптә һәм башка урыннарда белем алучы һәркемгә изге теләкләребезне җиткерегез. Бәйрәм белән, Белем көне белән! - диде Дмитрий Медведев.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: