Әлеге мәгариф оешмасы "100 еллыкка - 100 объект" проекты кысаларында төзелде.
Белем көнендә Күгәрчен районының Воскресенское авылында өр-яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты. Әлеге объект ил Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру кысаларында, "Мәгариф" һәм "Демография" гомумдәүләт проектларына ярашлы төзелде. Балалар бакчасы шулай ук "100еллыкка - 100 объект" программасының да нәтиҗәле үрнәге булып тора.
35 балага тәгаенләнгән "Каенкай" балалар бакчасы кыска вакыт эчендә төзелде. Биредә сабыйларны тәрбияләү һәм хезмәткәрләргә уңайлы эш өчен барлык шартлар тудырылган. Йокы бүлмәләре, уен, музыка һәм физкультура заллары - барысы да иркен, матур һәм заманча итеп эшләнгән. Уен мәйданчыкларына махсус резина түшәлгән.
Бакчаны ачу тантанасында катнашып, Күгәрчен районы хакимияте җитәкчесе Гайса Янбаев, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әлфәрис Байчурин тәрбиячеләрне, балаларны һәм аларның әти-әниләрен зур бәйрәм белән котлады.