Русия Президенты Владимир Путин указлары нигезендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.
Күптән түгел Белорет районының Зөяк авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Анда кабул итү, процедуралар үткәрү, прививкалар ясау бүлмәләре бар. Кабинетларда медицина препаратларын саклау өчен суыткычлар, шулай ук көндәлек эшләр өчен барлык кирәкле әйберләр бар.
Зөяк - Белорет районында иң зур авылларның берсе. Анда 920дән артык кеше яши, шуларның 593е - урта яшьтәгеләр. Мәктәптә 94 бала укый.