+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эшкуарларны нәрсә борчый?

Кече һәм урта бизнесны үстерүгә дәүләт ярдәме кимемәячәк.

Русия Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектлары арасында билгеләгән 12 юнәлештә эшкуарлыкны үстерүгә дә зур басым ясаган иде. Республикада моңа кагылышлы бик күп башлангычлар старт алды һәм әледән-әле эшкуарларга ярдәм итүне үз эченә алган чаралар оештырылып тора.
Кичә Башкортстанның эшкуарлык буенча оешмалар ассоциациясе урта һәм кече бизнесны үстерү буенча бушлай консультация үткәрде. “Социаль эшкуарлык: бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” баш астында үткән чараны Ирина Абрамова алып барды. Ул эшкуарларны борчыган бик күп сорауларга җавап бирде, аларның эшен камилләштерү буенча киңәшләрен әйтте.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас: