+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Картларны да "уллыкка" алалар

Республиканың 49 районында өлкән яшьтәгеләрне гаиләләренә сыендырган 136 гаилә яши. Өлкәннәрнең күпчелеге 80 яшьтән өстә. Бу "Демография" дәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Республиканың 49 районында өлкән яшьтәгеләрне гаиләләренә сыендырган 136 гаилә яши. Өлкәннәрнең күпчелеге 80 яшьтән өстә. Бу "Демография" дәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2016 елдан төбәктә 171 килешү төзелгән, шуларның 28е таркатылган.18 очракта бу картларның үлеменә бәйле.
Өлкәннәр гаиләгә 65 яшьтән кабул ителә. Шулай ук, даими игътибар таләп ителгән инвалидлар да шушындый хәстәрлеккә исәп тота ала.
Алар мондый гаиләләрдә бер ай да, берничә ел да яшәргә мөмкин.
Өлкән яшьтәгеләрне караучыларга ай саен 6,2 мең сум акча түләнә.
Беренче группа инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбияләүчеләр 8060 сум ала.
Ялгыз әби-бабайларны гаиләләргә урнаштыру аларның активлыгын арттыра. Өлкәннәр үзләренең кирәклеген тоя башлый, булдыралганча ярдәм итә, балалар тәрбияләшә.
#национальныйпроект
Читайте нас