+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Безнекеләр – дөнья базарында

Республика халыкара хезмәттәшлекне киңәйтә

Республика халыкара хезмәттәшлекне киңәйтә


Узган атнада Башкортстан Хөкүмәтендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Анда билгеләнүенчә, агымдагы елның беренче яртысында тышкы сәүдә күләме 4,4 процентка арткан. Башкортстаннан машина төзелеше сәнәгате продукциясе экспортлауда үсеш 35,3 процент тәшкил итә.


Башкортстан Русиянең иң көчле икътисадлы ун төбәге исәбенә керә. Үз казаныңда гына кайнап, әлеге позицияне саклау, үстерү мөмкин түгел. Шулай булгач, икътисади кооперацияне үстерү һәм чит ил партнерлары белән эшлекле элемтәләрне җайга салу, республикага табышлы һәм файдалы проектларны алып килү көнүзәк бурыч санала. Мәсәлән, Башкортстан мөмкинлекләреннән чыгып, туризм, сәнәгать һәм эшкәртү, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәлә­рендә, сәүдә, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармакларындагы хезмәттәш-лекне үстерү мәсьәләләре беренче планда тора.

Гомумән, Башкортстан дөньяның 124 иле белән сәүдә-икътисади элемтәләр урнаштырды. Билгеле булуынча, тышкы икътисади элемтәләрнең нәтиҗә­ле­леге ике мөһим күрсәткечтә чагыла: тышкы сәүдә кү­ләме һәм Башкортстан икътисадына салынган инвес­тицияләр. Тышкы икътисади эшчәнлеккә килгәндә, соңгы дистә елда безнең республиканың күрсәткеч-ләре канәгатьләнерлек түгел. Республиканың тышкы сәүдә әйләнеше күләме әйтик, үткән елда 5,4 миллиард доллар тәшкил иткән. Башкортстан җитәкчесе әйткәнчә, бу — бик түбән дәрәҗә. Чит илләр инвести­цияләре күләме буенча да шундый ук хәл. Инвести­цияләр 40 миллион доллар белән чикләнгән.

Бүгенге көндә Башкортстанда экспортка юнәлеш тоткан 800 компания эшли. Шуларның 650се кече һәм урта предприятие санала. Шул ук вакытта республика экспортының 90 процентын 20 иң зур предприятие тәэмин итә. Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты мәгълү-матларыннан күренүенчә, әлегә республика экспорты структурасында чимал, нефть химиясе, машина төзелеше продукциясе өс-тенлек итә. 2024 елга Башкортстан чимал булмаган товарлар экспортлау күлә-мен әлеге 1,87 миллиард доллардан 3,83 миллиард долларга җиткерергә тиеш.

“Хәзер безнең бурыч — кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күләмендә аларның өлешен арттыру”, — дигән иде Уфада үткән “Экспортлау вакыты” II Халыкара экспорт форумындагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. 2024 елга экспортка эшләүче кече предприятиеләр саны 1302гә җитәчәк дип фаразлана.

Әйткәндәй, экспорт проблемаларына багышланган Уфада үткән мәртәбәле җыелышта 13 илдән 500­дән артык вәкил катнашты. Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” җәм-гыяте ике килешү төзеде. Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча Русиянең чимал булмаган экспортын үстерүгә кагылса, икенчесе “Экспорт форсаж” акселерация программасын тормышка ашыру турында.

Республиканың тышкы сәүдәсен үстерү юнәле­шен-дә җитди адымнар ясарга кирәк. Бу өлкәдә законнар камилләштерелә башлады. “Хөкүмәт беренче тапкыр үз продукциясен экспортлаучы предприятиеләргә транспорт чыгымнарын кайтарачак”, диде Хөкүмәт утырышында Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов. Бу кече һәм уртача бизнес вәкилләрендә республикада җитеште-релгән товарларны дөнья базарына чыгаруга ярдәм итү йөзеннән тормышка ашырыла. Бизнес әлеге чыгымнарның 1 миллион сумына кадәр өмет итә ала. Тәүге партия товар өчен 500 мең сумга кадәр субсидия каралган. Бу, аеруча, азык-төлек экспортерларына нәтиҗәле ярдәм булачак. Чөнки республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре хәзер чит төбәкләргә байтак күләмдә азык-төлек сата башлады. Атап әйткәндә, ашлык, ит, кош ите, сөт үз ихтыяҗларыбызга караганда күбрәк җитештерелә. Узган ел, мәсәлән, азык-төлек экспорты күләме барлыгы 76,3 миллион долларлык булды, агымдагы елда аны 91 миллион долларга җит­керү максаты куелды. Ә инде 2024 елда Башкортстан 230 миллион долларлык продукция сатуга исәп тота.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас